Якты юл
  • Рус Тат
  • «Безнең авыл хәбәрчесе»

    «Якты юл» (Светлый путь) газетасы редакциясе «Безнең авыл хәбәрчесе» исемле бәйге игълан итә.

    Сез авылда яки шәһәрдә яшисезме – мөһим түгел. Туган авылыгыздан кызыклы хәбәрләр, төрле вакыйгалар, бәйрәмнәр, уңган-булган кешеләр турында кызыклы һәм гыйбрәтле язмалар җибәрегез. Темалар чикләнмәгән. Иң яхшы язмалар газета битләрендә һәм сайтта урын алачак. Бәйгегә нәтиҗә 2022 елның 18 маенда – Татарстан матбугаты көне алдыннан ясалачак.
     Язмаларны yakti.ul@gmail.com электрон адресына җибәрергә кирәк. Язмаларга фотолар да булса яхшы. Җиңүчеләрне шәп бүләкләр көтә! Өч урынга призлар, шулай ук кызыксындыру бүләкләре билгеләнде. 1нче урынга – мультиварка, 2нче урынга – электр чәйнеге, 3нче урынга – юрган.
    Язмалар ике телдә, рус һәм татар телләрендә кабул ителә.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: