Якты юл
  • Рус Тат
  • Безгә кайната-кайнанамның рәнҗеше төште

    Ата-анадан калган йорт, фатир аркасында сүзгә килгән туганнар очрап тора шул.

    Азәрбайҗаннардан да кычкырыбрак сөйләшкән кеше юк кебек тоела миңа соңгы вакытта. Астагы күршебез Зөлфия апаның улы фатирга азәрбайҗан гаиләсен кертте. Ул квартирантларны әле очраткан юк, әмма тавышларын инде таныйм...

    Ире кинәт үлеп киткәннән бирле берүзе генә яшәп яткан Зөлфия апаның тавыш-тыны чыкмаганга тәмам ияләшкән булганбыз икән. Төннәрен, йорт тынган вакытларда кухнясында «Татар радио»сы җырлавы гына ишетелә иде. Телевизоры да ватылгач, радио аның бердәнбер юанычы булды бугай. Алай гына да түгел, дусты, иптәше, сердәше... Авыру аркасында, Зөлфия апа урамга бик чыгып йөри алмады. Кирәк чакта ярдәменнән ташламаса да, күрше-күлән исә аның ишеген үзе башлап ачып кермәде: моның сәбәпләре бар. Тик сүзем ул хакта түгел әле.

    Фатиры икенче иреннән туган төпчек улына язылган аның. Фатир кемгә кала – аның хуҗасын шул карый: язылмаган шундый кагыйдә бар бит. Тик кызганыч, ул кагыйдә бөтен очракта үтәлми генә. Зөлфия апа белән дә шулай булды. Өч кызы: «Ике бүлмәле фатир аңа булгач, әнине дә энекәш карарга тиеш», – диделәр бугай – онытканга бер генә килделәр. Ә улына әни кирәкмәде... Шөкер, кызларның берсе, ниһаять, Зөлфия апаны үзенә алып киткән икән. Ә улы... улы әнә фатирга кеше кертеп акча эшли. Әнисенең хәлен белешүне дә ошатмады: «Ул хәзер башка җирдә яшәячәк!» – диде дә бетерде. Туганнар арасы тәмам өзелгән бугай.

    Ата-анадан калган йорт, фатир аркасында сүзгә килгән туганнар очрап тора шул. Кызганыч, нәфеснең туганы юк... «Нигә аңа булырга тиеш, нигә миңа түгел?» – дип ярсыганда, үз теләгәненә ирешүнең азагы ни белән тәмамланасын күпләр никтер уйламый. Менә бер танышымның тарихын тыңлагыз әле.

    – Ирем белән аның абыйсы ике генә туган үскәннәр, – дип сөйли ул. – Бик дус, бик тату булганнар. Мәрхүм каенанам: «Кечкенәсе олысына исеме белән дә дәшмәде, гел «абыем» дип кенә әйтә иде», – ди иде... Казан читендәге бистәләрнең берсендә үз йортлары белән тора иде алар. Мин шунда килен булып төштем. Төп йортта, әти-әни янында, ирем белән без яшәп калдык, абыйсына эштән фатир бирделәр – ул өйләнүгә шунда күченде.

    Кайнатам белән кайнанам бер-бер артлы мәрхүм булдылар. Безнең гаиләдә проблемалар алар вафат булгач башланды. Кайнатаның җидесен уздырган көнне (ул кайнанадан калып өч кенә ел яшәде) иремнең абыйсы: «Әти белән әни йортыннан миңа да нәрсәдер тиештер бит», – дип сүз кузгатты. Без башта аптырап калдык: нәрсәбезне бүлеп бирик ди аңа? Әти белән әнине без карадык, соңгы юлга аларны без озаттык, шулай булгач, алардан калган мираска тулы хакыбыз бар лабаса.

    Әмма абыйсы башка фикердә иде.

    Ул үз сүзендә калды: «Алар малыннан миңа да өлеш тиеш!»

    «Дальние сады» бакчачылык ширкәтендә кечкенә генә дачалары бар иде. Иремнең абыйсы бездән шул бакчаны сорады. Минеке дә үзсүзле булып чыкты: бирмәскә җан тартышты. Кайнанамнар соңгы елларда анда барып та йөрмәделәр: ирем белән гел икәү карадык ул бакчаны. Кызыгырлык бер нәрсәсе юк иде аның – җире күп түгел, йорты каралмаган...

    Ирем белән абыйсының ике арасына чөй булды шул бакча.

    Аны абыйсының исеменә күчергән көннән башлап алар – ике туган бер-берсе белән аралашмас булдылар. Ә аннан абыйсы көтмәгәндә үлеп китте. Бер көн авырмаган килеш! Кухнясында чәй эчеп утырган җирдән... Исемә төшсә, йөрәгем өзгәләнә – дуслаша алмый калдылар. Иң үкенечлесе шул.

    Кайнатам белән кайнанам да бу хәлгә риза булып ятканнардыр дип уйламыйм. Рухлары барыбер рәнҗегәндер.

    Ул бакчаның ахырда берәүгә дә кирәге булмады. Ире үлгәч, килендәшем анда барып йөрмәде. Тормышлар кирегә китте: абыйлар гаиләсенеке дә, безнеке дә. Үзебезнеке генә түгел, хәтта балаларныкы да.

    Абыйсының олы улы әйбәт кенә кызга өйләнгән иде, нигәдер яши алмадылар – аерылдылар. Кабат өйләнде – тагын аерылды. Инде авырый менә. Ниндидер терелми торган чир ди. Кызларының да гаилә тормышы барып чыкмады.

    Без дә баемадык. Кредиттан баш чыкканы юк: берсен ябабыз, икенчесен алабыз. Ирем эчүгә салышты: бер нәрсәдә гаме юк. Үз йортыңны гел карап торырга кирәк бит аны, карамыйсың икән, хәзер ишелә башлый ул. Урамыбызда иң иске, иң каралмаган йорт – безнеке. Өй эчендәге җиһазларга кадәр тузды – яңарта алган юк. Сеңлем оныгы белән кунакка килде узган атнада: пружинасы сикереп чыгып баланың битенә бәрмәсен дип, диван өстенә калын одеял җәеп куйдым. Оят...

    Мин бу бәлаләрнең берсен дә очраклы дип санамыйм. Кызганыч, иремә шул чакта төпле киңәш бирә белмәгәнмен. Әлеге дә баягы нәфес...  

    "Сөембикә", Гөлнур Сафиуллина

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: