Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ә бездә – Бал Спасы!

Август – елның иң мул вакыты. Шушы айда без Спас бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез. Беренче Спас – Бал Спасы. Бик матур, могҗизалы бәйрәм ул. Князево мәдәният йортында быел да үткәрдек без бу «тәмле» бәйрәмне. Әлбәттә инде, мәдәният хезмәткәрләре күңелле концерт программасы әзерләгәннәр иде. Бәйрәмне алып баручыдан Бал Спасының тарихын да белдек. Ул җәй бетүне, кошлар җылы якка китүне, суыклар башлануны белдерә торган йола. Балның да иң соңгысын шул чорда җыялар икән. Шул бал белән чиркәүне аруландырганнар, үтеп баручыларны, үсмерләрне һәм ярлыларны сыйлаганнар. Чарада катнашучылар балның файдалы яклары белән дә танышты, бал темасына табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде.

Мәдәният йортының фольклор коллективлары халык уеннарында актив катнашты, җырладылар, такмаклар әйттеләр, түгәрәк әйләнделәр. Уен программасыннан соң кунаклар тәмле юкә балыннан авыз итте. Шифалы үләннәрдән чәй дә әзерләнгән иде. Җырлы һәм тәмле бәйрәмебез шулай бик күңелле үтте. 
Тамара Тузеева, Князево мәдәният йорты директоры. 
/ Фото Тамара Тузеевадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев