Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без тарихта эзлебез

29 октябрьнең нинди истәлекле көн булуын һәркем дә хәтерли микән?.. Яшьрәкләрдән бу хакта сорасаң, ә нәрсәсе белән истәлекле соң, дигән җавап ишетәсең. Быел 29 октябрьдә Бөтенсоюз коммунистик яшьләр союзы төзелүгә 100 ел була.

Шушы көн уңаеннан туган як тарихын өйрәнү музеенда сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда комсомол әгъзасы булган , аның таркалуының да шаһиты булган ветераннар белән очрашу үткәрелде.  Элекке комсомоллар,  комсомол хәрәкәтендә актив катнашучылар буларак, үз хатирәләре белән уртаклаштылар.Комсомол оешмасы, комсомоллар турында шактый бай чыгыш та һәрберебездә кызыксыну уятты. Яшь буын комсомол оешмасының сугыш чорындагы ролен, нинди бүләкләргә лаек булуын белдек, комсомол җырларын тыңладык. Әлеге уңайдан күргәзмә дә оештырылган иде.  Алар турында фоторәсемнәр, большевистик лозунглар, комсомол символлары: ВЛКСМ байрагы, пионер байрагы, комсомол билеты, күкрәк билгесе бүләкләре, "Комсомольская правда" газетасы, "Комсомольская жизнь" журналлары куелды, кыскасы, ил тарихының бер чоры чагылдырылды. Китаплардан укып белү бер нәрсә, ә менә ил тарихы вакыйгалары шаһиты булган кешеләр авызыннан яңгыраган хатирәләр безне битараф калдырмады.

Калмия китапханэсе модире Галиахметова Энже Рафик кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев