Якты юл
  • Рус Тат
  • Без – тарихта чарланган халык

    Югалткан дәүләтчелеген кире кайтару, мөстәкыйльлеккә омтылыш хисе татарда һичкайчан сүнмәгән һәм сүнмәс тә. Бу – табигый. Әмма җәмгыять үсеше кайчак табигый законнардан тайпыла. Яшәү рәвеше җәмгыятьтә каршылыклар тудыра. Бу сүзләрем белән ниндидер яңалык ачарга җыенмыйм, бәлки, олуг юбилей мөнәсәбәтләре илә, татарның бер гасырлык тарихын бераз гына нечкәләп карыйсы килә.

    Татар – теләсә нинди шартларда да яшәргә өйрәнгән, тарихта чарланган халык. Өстәп әйтсәк, тарих тегермәнендә дә тартып карадылар безне, әмма онга әйләндерә алмадылар. Халкыбыз каршылыклар аша һәм зирәк акыл белән алга омтылды. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга килсәк, аның бу статусы турында төрле фикерләр бар.

    «Исеме бар – җисеме юк», – диючеләр дә очрый. Әмма, нинди генә каршылыклы сүзләр әйтелмәсен, автономлык, күпмедер дәрәҗәдә мөстәкыйльлек алу иде. 1920 елдан башлап 1935 елларга хәтле Татарстан Халык комиссариатларының алтысы да тулы мөстәкыйльлеккә ия була, ягъни Мәскәүгә буйсынмый. 1936 елда СССР Конституциясе кабул ителгәч, мондый мөстәкыйльлек бетә. Шунысы кызык: автономия алган Татарстан бердәй тигез хокук дәгъвалап, вәкаләтләре шактый киң булган союздаш республикалар рәтенә басарга тели. Шунысын да әйтик: ул заманнарда Кавказ һәм Урта Азия республикаларының да шактые йә өлкә дип, йә автоном республика дип кенә атала.

    Бер очрашуда тарихчы, академик Индус ага Таһиров: «Аларның союздаш республикага әйләнүен Алланың күктән төшерелгән мәрхәмәте дип бәяләп булыр иде», – дигән иде. 1936 елгы Конституцияне тикшергән вакытта Сталинның: «Татарии и Башкирии как своих ушей не видать союзности», – дигәнрәк сүзләрен дә искә төшерде ул. Урыс әйтмешли, «почему не видать?», чөнки союздаш булу өчен өч шарт: безнең очракта, татарның республикада күпчелекне тәшкил итүе, халыкның миллионнан ким булмавы һәм башка дәүләтләр белән чиктәш булуы кирәк. Нәкъ менә соңгы таләпкә туры килми дә инде Татарстан. «Россия уртасында аерым дәүләт булып яшәп булмый», – дигән сүзләр дә, бәлки, шул елларда ук чыккандыр. Әлбәттә, Татарстан үз җирен калдырып каядыр чыгып китәргә җыенмады да, бәлки, Тукайчарак әйтсәк, «сугышта юлбарыстан көчле булып, тынычта аттан артык эшләп», абруен төшерми яши бирде. Күп тармаклар буенча үсеш юлыннан барды. Аның илдә «нефть республикасы»на әйләнүе генә дә ни тора! СССР вакытында, хәтта, нефть төбәге Бакуны да узып беренче урынга чыга. Бер генә сан китерик. 1950 – 1956 елларда илдә «кара алтын» чыгару – 2,2 мәртәбә, ә Татарстанда 20 тапкыр арта. 2007 елга инде без өч миллиард тонна нефть чыгарган идек.

    Заманында Азнакай районы башлыгы булып торган, инде мәрхүм, Әнәс Исхаков бер мәртәбә: «Әгәр үзебез тапкан нефтьнең күп өлеше Татарстанда калса, без юлларны асфальт белән генә түгел, алтын белән түши алган булыр идек», – дип әйтеп куйган иде. Әлеге образлы чагыштыруны онытасым юк. «Затлы мехлар, «кара алтын» төяп бүләккә, теплоходлар дулкын ярып китә үзәккә…» дип җырлап яшәргә мәҗбүр булдык. Шөкер, заманалар хәзер начар якка үзгәрми кебек. Федераль бюджеттан төрле проектларга акча алабыз. Ә акчаны, гадәттә, эшли белгән кешегә генә бирәләр.

    Мөстәкыйльлеккә омтылу турында сүз башлаган идек. Бу хис узган гасырның 70 –80 нче елларында тагын да көчәйде. 1977 елда «җитлеккән социализм» Конституциясе кабул ителер алдыннан Татарстан үзенә яңадан союздаш республика хокуклары таләп итте. Шунысын да әйтик: татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә икътисади яктан иң көчлеләрдән саналган Татарстан күбрәк хокукка һәм бәйсезлеккә лаек, диделәр. Әмма бердәнбер «җиңү» шул булды, Төп законыбызны РФ Югары Советы раслау мәҗбүри түгел, диделәр.

    90 нчы еллар башында илнең сәяси кыйбласы үзгәрү безнең күңелләрне тагын кузгатты. Республикада халык фронты оешты, Татар иҗтимагый үзәге, «Иттифак» партиясе барлыкка килде. Аларның сүзен хакимият тә ишетте ахрысы, һәм 1990 елның апрелендә СССР Югары Советы автономияләрнең хокукларын союздаш республикалар белән тигезләде.

    90 нчы еллар – безнең яңа тарих, вакыйгалар әле кичә генә булып узды кебек. Без әле Россия Югары Советы Рәисе булган Борис Ельцинның Казанга килүен дә, аның: «Суверенлыкны күпме йота аласыз – шул хәтле алыгыз!» – дигән сүзләрен дә хәтерлибез. Ул: «Горбачев позициясенә басып, һәр республикада халыкның үзаңы үсүенә тормоз була алмыйм», – дип тә үсендереп куйган иде. Рухландык без бу сүзләрдән соң, әмма өлкән агайның дилбегәне тиз генә бушатасы килмәде. Хәтерләсәгез, берара РФ Югары Советын җитәкләгән Руслан Хасбулатов Минтимер Шәймиевне тимер читлеккә утыртып Мәскәүгә китертергә дә вәгъдә биргән иде. Чөнки, Татарстанны «сепаратизм флагманы» дип атау башланды.

    Шөкер, дип әйтик, шундый катлаулы вазгыятьтә дә Татарстан җитәкчелеге зирәклек күрсәтте. Индус Таһиров фикеренчә: «Без Чечня эзеннән киткән булсак, Россиягә таркалу куркынычы яный иде. Татарстан исә Россия федерализмына нигез салды, суверенлыкны ил эчендә килешүле мөнәсәбәтләр рәвешендә тормышка ашыру юлын күрсәтте».

    Борис Николаевичка: «Әгәр сез Татарстан җитәкчесе булсагыз нишләр идегез?» – дип сораганнар. Ул бер дә икеләнмичә: «Суверенлыкны яклап сезнең кебек эшләр идем», – дигән.

    Татарстан бөтен илгә әнә шулай Шартнамә нигезендә вәкаләтләр бүлешеп яшәү үрнәген күрсәтте. Безгә карап Россиянең кырыклап төбәге Федераль үзәк белән килешүләр төзеде. Аерма шунда гына, аларга вәкаләтләр өстән төшерелде, ә Татарстан Федераль җитәкчелек белән бер өстәл артына утырып, хокук һәм вазифаларны бүлеште. Бу – ике дәүләт арасында килешү иде. Дөрес, тора-бара Шартнамә яңартылмады, әмма ул кәгазьдә бетсә дә, яшәешебездә калды.

    Дөресен әйткәндә миңа кайчак артык мактанабыз кебек тә тоелып китә, әмма Мәскәүнең бүген дә безнең белән исәпләшүе, көчебезне тануы андый уйларны читкә этәрә.

    Без Мәскәүгә төрле халыкларның дус-тату яши алу үрнәген дә күрсәттек. Диннәр арасында татулык та, кем әйтмешли «дошман көнләшерлек». Бездә күптеллелек тә яши һәм моннан берәүгә дә зыян килми. Бездә, хәтта, мари, удмурт, чуаш кебек өч тел белүче милләтләр дә бар. Алар урыс телен дә белә, татарча да менә дигән сөйләшә. Бу хәлгә кайберәүләр артык игътибар итми, ә бит бу – бер-береңне хөрмәт итүнең чагылышы. Урыс кардәшләрнең дә кайберләре татар телен өйрәнә дибез икән, димәк бездә татар теленә ихтыяҗ бар дигән сүз.

    Дөрес, кыенлыклар да юк түгел, тарих безне һаман чарлый тора. Иманым камил, татарны, Татарстан дигән илне бернинди федераль закон да, Президент Указы да бетерә алмый.

    Индус ага белән сөйләшү тагын искә төште әле. Ул заманында Казан халкының нибары 20 проценты гына татар булганын, ә хәзер бу санның 50 проценттан артканын  әйткән иде. Шуның өстенә татар кайчандыр үзе куылган авылларына кире кайта башлады, элек урыс авылы саналганнарында мәчетләр калкып чыга, дигән иде. «Әгәр Татарстанны фәрман белән бетерсәләр дә, ул тулырак хокуклы булып башка җирлектә барлыкка киләчәк һәм күрше төбәкләрдә яшәгән татарлар шунда омтылачак, моңа һичбер шигем юк», – дип тә өстәгән иде.

    25 июнь – татар, Татарстан халкы өчен олы бәйрәм.  Татар һәм Татарстан халкы бер гасырлык юлны лаеклы узды. Инде киләчәктә тиңнәр арасында тиңнәр булып яшәргә язсын иде диясе килә.

    Ватаным Татарстан

    Фото: http://100tatarstan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: