Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Без – Казиледән»

Үзган ел Тукай районында 1 миллиард сумнан артык капиталь салымнар үзләштерелде. Бу акчалар, нигездә, социаль объектлар төзү һәм яңарту өчен тотылды. Кнәз авылы җирлегенә килгәндә, биредә «Лебедушка» балалар бакчасында капиталь ремонт үтте, дәүләт программасы буенча М7 трассасын «Татарстан совхозы» поселогы белән тоташтыручы 6 километрга якын юл төзелде. 

Авыл җирлегендә узган халык җыенында поселок эчендәге юлларны яңарту һәм яктырту буенча дистәләрчә тәкъдим яңгырады. Әлбәттә, бюджет акчасына берьюлы аларны хәл итү мөмкин түгел. Бу эшне үзара салым акчасына башкарып булыр иде, тик, җирлек башлыгы Тамара Белова сүзләренә караганда, узган ел үзара салым нибары 34 процент җыелган. Быелгы эшләрне планлаштырганда да сак булырга туры килә. Җыелмаса, нишләрсең?
Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Таһир Хөрмәтуллин җирле участковыйга дәгъвасын белдерде. «Иген басуларын авыл яшьләре квардроцикл, машиналар белән таптап йөриләр, моның өчен алар җавапка тартылырга тиеш. Ә минем мөрәҗәгатьләргә колак салучы юк», – диде ул. Илнур Сәлмәнов бу юлы да чара күрер өчен килгән зыян турында белешмә кирәк, дип белдерде. Хөрмәтуллин мондый җаваптан канәгатьсез калды. Фермерларга ярдәм шулмыни? 
«Без – Казиледән». Үзәктән 7 километр читтә урнашкан Казиле авылыннан килгән активистлар сүзне шулай дип башлады. Алар клуб эшләмәүдән зарланды. Бинасы да бар, үзләре ишек, тәрәзәләрен төзәтеп тә куйганнар. Ут белән җылылык юк. Авылда 94 кеше яши. Алар үз күңелләрен үзләре күрергә мәҗбүр. Һәр елны Сабантуй оештыралар, үзләренең өйләренә чакырып тематик бәйрәмнәр үткәрәләр. Староста Равил Гәрәев сүзләренә караганда, авыл җирлеге башлыгының аларга беркайчан да кулы җитми.
Казиле халкын борчыган тагын бер мәсьәлә – авылга килгән эшмәкәрнең алар белән санлашмавы. Кулланган җирләрендә исәп-тәртип юк, чүп-чар... Моңа җавап итеп, район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Авзалов авыл хуҗалыгы җирләрен максатсыз куллануга карата чаралар күреләчәк, диде. Бу эшкә район күләмендә игътибар бирелә. Узган ел 5 мең гектарга якын җир авыл хуҗалыгы максатларына кулланышка кертелде. Шулай ук элеккеге «Татарстан» совхозы фермаларына дә актив төстә инвестор эзләү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев