Без дә солдат булдык
Армиядә булуыма 50 елга якын вакыт үткән. Ватанны саклаучылар бәйрәмендә шул еллар хатирәләре күңелемдә кабат яңарды. Аларны сезгә дә сөйләргә булдым.
Бөтен авыл озатты
Безнең Оргыды авылы без яшь чакта гөрләп тора иде. Армиягә мин 1972 елның көзендә чакырылдым. Повестка белән Минзәлә хәрби комиссариатына барырга кирәк иде. Элек солдат булу егет кеше өчен зур дәрәҗә, кызлар да хезмәт иткәннәргә генә карадылар. Мин повестканы күтәреп клубта бөтен кешеләргә күрсәтеп йөрдем. Китәргә ике-өч көн кала барлык туганнарны, дусларны җыеп өйдә мәҗлес үткәрдек. Китәсе көнне озатырга дип капка төбенә бөтен авыл җыелды. Оргыды авылы урамнарын җырлый-җырлый, кульяулыкларны болгап кат-кат урадык.
Шулай матур итеп мине Совет армиясе сафларына озаттылар. Колхоз машинасы әрҗәсенә йомшак булсын өчен салам түшәп озата баручыларга урын әзерләгәннәр иде. Без Минзәләгә таба кузгалып киткәч, машина артыннан елый-елый әнинең йөгерүе истә. Әти аэропортка кадәр озатты, минем самолетка кереп утыруыма кадәр карап торды.
«Аю табаны» чит илгә «чыгармады»
Безне, районнан килгән егетләрне, Татвоенкоматка китерделәр. Монда иң беренче килгәннәрне чит илләргә хезмәткә озаталар икән. Мине Венгриягә җибәрергә тиешләр иде. Медосмотр башланды, гөнаһ шомлыгы, миндә «аю табаны» таптылар, ә бу кимчелек белән ничек чит илгә алсыннар ди?
Медицина комиссиясе үтмәгәннәрне җыеп, аңлатып, кайтарып җибәрделәр. Кире кайту мине бик нык борчуга салды, тамагымнан аш үтми башлады. Авылдашлар, туганнар, дуслар ничек зурлап озатып калганнар иде, хәзер ничек күзләренә күренергә?
Аэродромга килеп төшкәндә карлы яңгыр ява иде. Авылга кайтырга оят бит. Татарстан поселогында Бибисара әбием тора, караңгыда кайтып кереп аңа бөтенесен сөйләп бирдем. Ул башта мине күргәч: «Әллә улым качып кайттыңмы?» – дип шаклар каткан иде. Әбидә төн үткәргәч, икенче көнне юлга чыктым. Ничек итеп Оргыдыга кайтып күреним икән дигән уй тынгы бирми. Җәяүләп караңгы төшкәнне көтеп кенә атлыйм. Кичкә таба көн тагын да начарланды, ни дисәң дә ноябрь башы иде. Басу буйлап барам шулай, карлы буран көчәйгәннән-көчәя. Шунда салам эскертенә күзем төште, көч- хәл белән барып җитеп, оя ясап кереп утырдым. Йоклап киткәнмен. Иртән торсам, кар күмеп киткән, көчкә каезлап чыктым, аякка басып булмый. Юл юк, алдагы өч чакрым араны шуышып диярлек үттем. Авылга җиткәч, кеше юк микән дип, ары-бире карандым. Ярый беркем дә юк иде, өйгә керергә оялдым, мунчага кереп аудым. Аруым шундый җиткән иде, йоклап та киткәнмен. Мунчадан икенче көннең уртасына кадәр чыкмый яттым. Аннан кыюлыгымны җыеп чыктым. Әти сарай тирәсендә йөри иде, мине күрде дә ах-ух килеп шап итеп утырды, телсез калды. Өйгә кергәч әни мине кочаклап алып елый башлады. Аларга барысын да сөйләп бирдем. Авырып киттем, температурам күтәрелде, салкын тигән иде. Минем кайтканны белеп авылдашлар килә башладылар, тынычландырдылар, кайгырмаска куштылар. Бер атнадан терелдем. Аннан бөтен документларымны алдым да Минзәлә военкоматына киттем, анда мине озаткан майорга барысын да җентекләп сөйләдем. Ул тыңлап бетерде дә көлеп куйды, «аю табаны» белән чит илләргә җибәрмиләр шул дип, документларымны алып калды.
Юл – Свердловскига
Озакламый мине кабат армиягә чакырдылар. Повестка декабрь башына иде. Мин инде туган илебездә хезмәт итәсемне белдем. Авылдаш малайларны озатып бетергәч кенә Татвоенкоматка җибәрделәр. Бер атна да үтмәде, поездга утыртып, бер төркем Татарстан егетләрен Свердловск каласына озаттылар. Мин «красный погонник» булганымны белдем. Учебкага сержантлар әзерли торган полкка эләктем. Шунда Свердловскидан авылыбызга кунакка кайтып йөргән Гаяз абый искә төште. Аның әтисе Хаҗи бабай капка төбендә гел сөйләшеп тора иде. Шунда ул миңа бер тапкыр: «Свердловскига хәрби хезмәткә эләксәң безгә кер», – дигән иде. Мин тиз генә авылга аның адресын сорап хат яздым, җавап тиз килде. Мин Гаяз абыйга кайда хезмәт иткәнемне әйтеп, частька чакырып хат яздым. Ул килде, мине увольнениегә җибәрделәр, һәрвакыт аларга барып йөрдем, бик әйбәт кешеләр иде.
Армиядә спорт белән шөгыльләндем, ирекле көрәш, гер күтәрү, чаңгыда узышу буенча призлы урыннарны бирмәдем. Айлар, көннәр үтә торды, миңа кече сержант дәрәҗәсе бирделәр, погоннарымда сары лычкалар пәйда булды.
Безне төрле батальоннарга җибәрә башладылар, мин Төмән өлкәсенә эләктем. Батальон әле яңа гына төзелеп килә, урман эчендә. Ни гаҗәп, аннан ерак түгел ике километрда татарлар яши торган бер поселок урнашкан. Шуны белгәч әй шатландым инде! Әле без хезмәт итә торган батальонның бер як коймалары юк иде, чыгып йөрергә дә була.
Мин хезмәт иткән батальонда Ульян, Пенза, Чувашия мишәр татарлары күп булды. Без алар белән бик дус хезмәт иттек. Бик куркыныч статьялар белән хөкем ителгән җинаятьчеләрне сакладык. Постта тордык, бик җаваплы хезмәт, үз таләпләре, тәртипләре бар, тикшереп кенә торалар. Мин барысына да күнектем, өйрәндем, үземне отделение командиры итеп билгеләп куйдылар.
Мин татарлар поселогында бер гаилә белән дуслаштым, бик нык булыштылар. Биредә урман кисүчеләр, нефтьчеләр яши иде. Шуларга барып йөрдем.
Татар командиры мине үз канаты астына алды
Безнең батальон командиры урынбасары милләте белән татар иде. Илдус Таһирович Шәмсиев майор дәрәҗәсендә, хәрби академияне бетереп бирегә җибәрелгән. Минем өчен бик үрнәк командир булды ул. Аннан бөтенесе куркып тордылар, таләпчән офицер иде. Мин ничек итеп аның белән дуслашырга план кордым.
Җай чыкты бит – бәйрәм көнне кизү тордым, майор да дежур иде ул көнне. Кич белән аның янына кердем дә үткән көн буенча саф татарча доклад ясадым. Ул башта елмайды, аннан минем белән татарча сөйләшә башлады. Үзенең Апас районыннан икәнен әйтте, үзе турында бераз сөйләде дә. Ул чит җирдә татарча аралашуга сусаган икән, рәхәтләнеп икәү сөйләштек. Шуннан соң татар офицеры мине үз канаты астына алды. Ярдәм итте, җиңел постка күчерде, лычкаларым артты – өлкән сержант булдым.
Җәй җиткәч татар поселогында Сабантуйлар була иде. Илдус Таһирович мине шул бәйрәмгә увольнение биреп алып чыкты. Мин командирыбыз гаиләсе янында булдым. Хатыны Наилә медсестра булып эшли, бик кунакчыл, юмарт ханым иде. Сабантуйдан соң аларга кунакка кайттык, Илдус Таһирович кулына гармун алды да уйнап җибәрде. Бергәләп татар җырларын суздык кына. Наилә ханым да бик матур тавышлы, моңлы җырлый иде. Концерт куйдык бу көнне. Шул вакытта командирыбызның татар җанлы булуы миңа канатлар куйды.
Бер елдан соң Илдус Таһирович мине туган җиремә оптуск биреп кайтарып җибәрде. Ул миңа рәхмәт белдерде дә, егерме көнгә туган ягыма озатты. Яңадан мине майор хәрби хезмәттә калырга кыстаса да, кайтасым килде, авыл сагындырган иде. Кайтыр алдыннан мин якташыма зур рәхмәт әйттем. Соңрак белдем, Илдус Таһировичны батальон командиры итеп билгеләгәннәр, полковник дәрәҗәсенә күтәргәннәр.
Әмма мин хезмәт итеп кайтканнан соң берничә ел үткәч, 1985 елда, Илдус Шәмсиевны Әфганстанга сугышка җибәрәләр. Батальон командиры бик күп хәрби бәрелешләрдә катнаша. 1987 елда Илдар Шәмсиевнең башына дошман пулясы тиеп һәлак була.
Армия сафларында хезмәт итү һәр ир-егет өчен мактаулы. Мин үземнең солдат булуым белән горурланам.
Мавлетзян Хисамиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев