Берләшү отышлы
Тукай районында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләре катнашында чираттагы семинар узды. Анда ун район: Тукай, Сарман, Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Түбән Кама, Менделеевск, Зәй, Әгерҗе, Алабугада эшләүче кулланучылар кооперативлары җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмчел хуҗалыклар вәкилләре, үз ихаталарында күпләп мал тотучылар – барлыгы 180нән артык кеше катнашты.
Соңгы елларда авыл җирендә кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирелә. Бу максаттан икенче ел рәттән кооперативларга ярдәм итү буенча республика программасы эшли. Аның кысаларында 5 млн сумнан алып дәүләт гранты каралган.
Очрашуның максаты шул – авыл территорияләрендә хуҗалык итүнең кече формаларын һәм кулланучылар кооперативларын тагын да үстерү, аларга дәүләт ярдәме турында искәртү.
Әлеге семинарны уздыру өчен Тукай районы очраклы гына сайланмады. Компетенцияләр үзәге җитәкчесе Илнур Хәбибуллин сүзләренчә, районның кече һәм урта бизнес вәкилләре актив. «Биредә республикага үрнәк кооперативлар бар», – диде ул.
Соңгы ике елда Тукай районында хуҗалыкларның берләшүе күзәтелә. Район территориясендә 7 кулланучылар кооперативы эшли, аның составына 61 шәхси ярдәмче хуҗалык, 26 крестьян-фермер хуҗалыгы керә. Иң эреләре – Иске Җирекле авылында урнашкан «Бердәмлек» һәм Мусабай-Завод авыл җирлегендә эшләүче «Айкорм». Алар яшелчә үстерү һәм эшкәртү, нәселле кош-корт үрчетү, терлек азыгы җитештерү белән шөгыльләнә. Шулай ук «Мулард», «Мусабай», «Сельский Хлеб», «Якты күл» кооперативлары перспективалы булып исәпләнә. Кооперативлар 24 млн сумлык дәүләт грантлары алуга иреште. Бу акчалар, нигездә, төзү, төзекләндерү эшләренә, техника һәм кирәкле җиһазлар сатып алуга, терлек башын арттыруга тотылды. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад һәм эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итү буенча беренче урынбасары Айрат Хәбибуллин сүзләренчә, бу юнәлештә әле эш башланды гына, ул һичшиксез дәвамлы булачак.
Семинарның беренче өлеше Новотроицкое поселогы мәдәният йортында узды. Мәдәният йортының фойесында фермерлар үзләре җитештергән продукциядән күргәзмә оештырды. Киштәләрдә аеруча ит һәм сөт продукциясе өстенлек итә.
Район башлыгы Фаил Камаев районның беренче чиратта авыл хуҗалыгы районы икәнен ассызыклады. Республикада җитештерелгән дуңгыз итенең 61 проценты, кош итенең 38 проценты безгә туры килә. Районда гади фермерларга документлар җыюда, проектларны яклауда булышлык итүче махсус комиссия эшләвен әйтте.
Семинарда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге директоры урынбасары Ренат Мамаев кече эшкуарлык субъектларына һәм хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме чараларын аңлатты, шулай ук кооперативтагы партнерлык схемаларын булдыру юлларын сөйләде. Очрашу мәгълүмати формада булды. Авыл эшмәкәрләре үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, тәкъдимнәрен яңгыраттылар. Шулай ук продукцияне сату мәсьәләләре буенча тренинглар узды.
«Айкорм» кооперативы җитәкчесе Айгөл Ханова кооперативка уңай карый.
– Күпләп җитештерү икътисади яктан отышлы. Аннан, кооперативларга дәүләт ярдәме күләме дә зуррак, – диде ул.
Сарманнан килгән Рамил Хафизов та шул фикердә.
– Мин «Хафизов» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе. Ат, үгез үрчетү белән шөгыльләнәм. Хуҗалык базасында иттән казылык җитештерәбез. Минемчә, кооперациягә берләшү җитештерүчәнлекне арттырырга, үз продукциябезне эре сәүдә базарларына урнаштырырга, арадашчылардан арынырга мөмкинлек бирәчәк, – диде ул.
Семинарда катнашучыларны Тукай районы тәҗрибәсе аеруча кызыксындырды.
Рөстәм Зәкиев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев