Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беренчеләр рәтендә

1 ноябрьдән 10ысына кадәр «Халык вәкаләтлесе» IX Бөтенроссия конкурсының финал этабы бара.

Анда Татарстанны безнең районның участок вәкаләтлесе, полиция майоры Айрат Шаябтдинов тәкъдим итә. Ул республика этабында барлык районнар арасында җиңү яулаган иде. Газета басылган вакытка, 7 ноябрьгә, Айрат Айдар улы 9664 тавыш җыйды. Бу – финал этабының барлык катнашучылары арасында иң күп тавышларның берсе. Аңа алга таба да уңышлар телик һәм үз тавышыбызны бирергә онытмыйк.
Бүләкләү тантанасы участок вәкаләтлеләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан – 15 ноябрьдә – Россия Эчке эшләр министрлыгында үтәчәк. Җиңүчегә УАЗ «Патриот» автомобиле тапшырылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев