Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беренче урында

Узган ел нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы эчке эшләр бүлеге 14 бүлек арасында үз категориясендә беренче урын яулады. Бу хакта бүлек башлыгы Владимир Елисеев 2020 ел өчен оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясау киңәшмәсендә хәбәр итте.

Полиция хезмәткәр-ләренең эшчәнлеге коронавирус инфекциясенә бәйле өстәмә чикләүләр шартларында барды. Ай ярым дәвамында, 1 апрельдән 11 майга кадәр, бүлек хезмәткәрләре тәүлек буе транспорт хәәрәкәте чикләү чараларын үтәү буенча 4 вакытлы постта хезмәт итте. 12 майдан хәзергәчә көн саен рейдлар үткәрелә. 
Кеше үтерү, аңлы рә-вештә сәламәтлеккә авыр зыян салу, көчләү, талау кебек җинаятьләрнең ачылуы 100 процент тәшкил итте. 2020 елда зур яңгыраш тапкан җинаять – 11 февраль төнендә Круглое Поле-Бәтке автоюлында такси йөртүче гражданин Л.га бер төркем хулиганнарның һөҗүм ясавы һәм талавы белән бәйле зур җинаять ачылды. Нәтиҗәдә гражданин Л.ның шикаяте ялган булуы ачыкланды. Әлеге гражданинга карата җинаять эше кузгатылды. 
Икенче җинаять 11 февраль төнендә Түбән Суыксу авылында кылына. Яр Чаллы шәһәре полиция җитәкчеләреннән булган бер кешенең автомобиле яндырыла. Җинаятьче табылды. Ике факт буенча да җинаять эше кузгатылды һәм судка җибәрелде. Узган ел резонанслы тагын өч җинаять ачылды: 2 августта, Боровецкий урманында Казан шәһәре гражданкасын көчләгән җинаятьче табылды. Үткән ел 8 майда җинаятьчел төркем М-7 автотрассасында корал кулланып такси йөртүчегә һөҗүм итә. Җинаятьчел төркем ачыкланды. Декабрь аенда «кайнар эз» буенча «Татарстан» совхозы поселогында яшәгән кешене үтерү буенча җинаять ачылды. 
Җинаятьчеләр аркасында матди зыян күргән гражданнарга зыянны кайтару эшчәнлеге югары дәрәҗәдә. Әйтик, судка кадәр кайтарылган зыян өлеше 80,5 процент тәшкил итә. (Бу – республика буенча иң зур күрсәткеч.) 
Узган ел белән чагыштырганда теркәлгән җинаятьләрнең гомуми саны 6,8 процентка – 371дән 503кә кадәр артты. 
Өстенлекле юнәлеш-ләрнең берсе – интернет яки кәрәзле элемтә челтәрен кулланып кылына торган җинаятьләрне – банк исәп-хисабыннан акча урлауларны ачыклау. Банк счетларыннан акча урлауга кагылышлы җинаятьләрне ачу буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешелде. Әйтик, үткән ел нәтиҗәләре буенча, банк счетларыннан акча урлауның 9 очрагын ачып, җинаять эшләре судка җибәрелде. Интернет, кәрәзле элемтә челтәре кулланып кылынган урлашуларны ачыклау буенча хәл катлаулырак, 44 җинаятьнең бары тик 6сы гына ачылды. 
Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору юнәлешендә 29 җинаять ачыкланды. Административ практика өлкәсендә 81 хокук бозу очрагы билгеле булды. Законсыз рәвештә корал һәм хәрби кирәк-яраклар саклауның 8 очрагы теркәлде. 
Икътисади юнәлеш-тәге 19 җинаять ачыкланды. 
Районда миграция процессын контрольдә тоту буенча көн саен эш алып барыла. Үткәрелгән тикшерүләр барышында РФ ҖК 322 маддәсе буенча 16 җинаять һәм чит ил гражданнарының РФ территориясендә булу режимын бозуның 318 очрагы ачыкланды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X