Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беренче баласын тудырган хатын-кызлар өстәмә ярдәмгә өмет итә ала

Гаиләдә җан башына керем 13713 сумнан артмаган очракта, дәүләт 2018 елның 1 гыйнварыннан беренче баласын тудырган аналарга ай саен 8490 сум күләмендә акча түли башлады.

Бу төр ярдәмне алыр өчен хатын-кызның Россия Федерациясе гражданины булуы, даими рәвештә Россия территориясендә яшәве шарт.
Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен тукайлылар район социаль яклау идарәсенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә, үзләре белән баланың туу (уллыкка яки кызлыкка алу) таныклыгын, соңгы 12 айга гаиләнең кереме турындагы документларны һәм банкта ачылган счетның реквизитларын алып килергә тиешләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев