Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беребез өчен беребез кирәк

Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре, болын-күлләре белән дан тота Колыш авылы. «Беребез өчен беребез кирәк» дип исемләнгән тантаналы бәйрәмне дә нәкъ менә Колыш авылында уздырырга уйладык. 

Колыш авылына кем генә килмәсен – иҗат кешесеме ул, зур җитәкчеме – hәммәсе Колышның гаҗәеп табигатенә, кешеләрнең тырышлыгына, уңган-булганлыгына, йортларының төзеклегенә hәм матурлыгына сокланып китәләр. 
Тантана хөрмәтле кешеләребез – авыл өлкәннәре Зәки Гарифуллин һәм Фәнүзә Сабироваларның хәер-фатихасы белән башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Зарифьян Камиляновның сәламләү чыгышы бәйрәмгә тагын да затлылык өстәде. 
Бар кеше сокланырлык матур яшәгән, тәрбияле балалар үстергән, яраткан кешесен ихлас ихтирам итеп, бер-берсенә ышанычлы терәк булып 50 елдан артык бергә гомер кичергән апа-абыйларыбыз – авылның мөхтәрәм шәхесләре бәйрәм тантанасының иң матур бизәкләре булдылар. 
Камал һәм Мулланур Шәйхелгәрәевлар 65 ел парлап гомер итәләр. Бүген аларның йөзләре шатлыктан балкый, бер-берсенә ихтирам белән олылап эндәшәләр. Сокланырлык! Мулланур абый гомере буе балта остасы булды. Гаиләдә әти-әнисенең үрнәк тәрбиясендә 4 бала үсте. Бүген 8 оныклары, 3 оныкчыклары – аларның иң зур шатлыклары. 
57 ел бергә гомер кичергән Җәннәт белән Зәки Гарифуллиннар да 4 кыз тәрбияләп үстергәннәр, 9 онык, 6 оныкчыклары бар. Колхозда сыер сауган Җәннәт апа белән «Хезмәттәге батырлык өчен» медаленә лаек булган алдынгы комбайнчы Зәки абыйның гомер юлы күпләргә үрнәк.
55 ел матур итеп яшәүче парлар Фаягөл һәм Рәшит Мөҗәһитовларның киң күңелле, якты йөзле, юмарт булуларына бүгенге бәйрәмдә тагын бер кат инандык. Йортларында гөр килеп табын әзерләделәр, мичтә тәмле бәлеш пеште, капка төбе матур итеп бизәлде. Рәшит абый җигүле атларга утырып килгән күркәм парларны һәм бәйрәмнең башка кунакларын каршы алып торды. Тантананы без аларның нур чәчеп торган, кунакчыл йортлары янында уздырдык. Көн дә аяз, кояшлы булды, матур итеп киенгән авыл халкы бәйрәмгә ашыкты. Бар урамда шатлык хөкем сөрде, бала-чага авазлары тынып тормады. 
53 ел бергә гомер итүче Фәния һәм Хәким Бәшәровларны да кыңгыраулар таккан, чиккән сөлгеләр белән бизәлгән атларда алып килделәр. Фәния апаның кулында күчтәнәче – күпереп пешкән, тау кебек өелгән, телләрне йотарлык тәбикмәге. Аларның кунакчыл йортыннан беркайчан да кеше өзелми... Әтисе сугышка киткәндә Хәким абый дөньяга аваз салган гына була. 17 елдан соң гына сугыштан әйләнеп кайткан әтисен ул, әлбәттә, танымый. Ятимлек белән узган балачагы авыр сугыш елларына туры килгән Хәким абый гомере буе хатыны Фәния апа белән терлекчелектә эшли. Биш вакыт намазын калдырмый торган, итагатьле, саф күңелле Фәния апаның мөнәҗәтләр көйләвен, Коръән укуын рәхәтләнеп тыңладык. 
52 ел бер сулышта гомер кичергән Нәзирә һәм Юныс Зөлфакаровларның гаиләсендә өч кыз бала тәрбияләнгән, 7 оныклары, 1 оныкчыклары дөньяга килгән. Бу пар бер-берсен олылап, тормышларына шөкер итеп яши. Гомере буе урманчылыкта хезмәт куйган Юныс абыйның зирәк акылы, тыйнак булуы соклану уята. Нәзирә апа фермада сыерлар сауды. Гомер юлдашы Юныс абыйга һәрчак гаилә башлыгы, йорт хуҗасы итеп, тирән хөрмәт белән карап яши белде. Бу парны бәйрәмнәре белән котларга Югары Байлар авылында яшәүче апалары Мөслимә һәм Хәким Хаҗиевлар да килделәр. Әти-әнисен котлап, уллары Фәрит матур итеп җырлады.
Мәдинә һәм Мөхәммәтгани Бәйрәмовларның балалары белән бергә кода-кодагыйлары да зурлап килгәннәр иде. Уңган, тырыш шофер Гани абый белән кулыннан бөтен эш тә килә торган тәрбияче, зоотехник, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләгән Мәдинә апаларның тормышлары сокланырлык. Ихаталары төзек, ишегалларында гөлләр чәчәк атып утыра. Йорт эчендәге чисталык, пөхтәлеккә шаккатмалы. Кайнанасын, апаларын тәрбияләп, озак еллар буе килен хезмәте күрсәтеп яшәгән Мәдинә апа белән Мөхәмәтгани абыйлар үзләренең 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп уздылар.
Тезелешеп утырган парларыбыз барысы да хәләл көчләре белән гомер иткән кешеләр, бөртекләп җыйган бәхетләренең кадерен белеп, азга да сөенә белүчеләр. Өлкәннәребез рухи байлыкны, савап эшләүне, изге гамәлләр кылуны өстен күрәләр, ялгыз-ятимнәргә ярдәм итеп яши беләләр. Әнә шундый матур ярлар, дөнья яме тудыручылар алар.
Бәйрәм тантанасын әзерләшкән, үзенең киңәшләрен биргән, һәр гаиләгә изге теләкләрен җиткереп, дини китаплар тараткан Фәнүзә апа Сабировага иң олы рәхмәтләребезне юллыйбыз. Колыш авылыннан депутат Илфат Зайдиевның ярдәме зур булды. Аның җылы хисләрен матур җырга төреп котлау юллавына тагын бер мәртәбә таң калдык. «Яран гөл» фольклор коллективына, сәйлән кебек тезеп, изге теләкләр яудырган авылдашларыбыз Фатыйма, Закирә, Тәзкирә апаларга, һәр чыгышны алкышларга күмгән авыл халкына рәхмәтләребезне җиткерәбез, дип яза Боерган ветераннар оешмасы рәисе Флүзә Сәлимова. 

Флүзә Сәлимова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев