Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бердәм Россия» Кыш бабае район балаларын тыңлады

Районыбыз балалары Кыш бабайга шалтыратып, күчтәнәчләр алу бәхетенә иреште. Районыбызда «Алло, «Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый!» акциясе быел да матур гына үтте. Кыш бабай белән Кар кызына төрле авыл җирлекләреннән 40тан артык бала шалтыратты. 

Бүләкләргә килгәндә, ниндие генә юк иде аның, монда затлы тартмаларга тутырылган татлы бүләкләр дә, искиткеч матур киемнәр кигән курчаклар да, пульт белән йөртә торган машиналар да, уку-язу әсбаплары, спорт кирәк-яраклары да бар иде. Әлеге бүләкләрнең иганәчесе бу елны да «Күзкәй» ягулык станциясе житәкчесе Флүр Шәфыйков.
Кыш бабайның телефоны бер генә минутка да тынып тормады. Әңгәмәдәшләр 4 яшьтән 15 яшькәчә балалар иде. Ә бабакай исә балаларны тапкырлыкта да сынап карады, табышмаклар әйтте. Балалар бер дә югалып калмадылар, ничек тә булса җавапны табарга тырыштылар.
Беренчеләрдән булып Кыш бабайга Мусабай Завод авылыннан Дания Нуретдинова шалтыратты. Тиз арада табышмакка җавап табып, күчтәнәчле булып та куйды. Быел Калмия авылы балалары аеруча актив булды. Ләйлә һәм Ләйсән Имаметдиновалар бер-бер артлы матур шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай аларга татлы бүләк җыелмасы белән лото уены тапшырды. Мәләкәстән Айгөл Сәләхова, кечкенә булуына карамастан, Кыш бабай әйткән табышмакларга җавап бирде һәм затлы курчакны бүләк итеп алды. Боерганнан 14 яшьлек Эльмира Минакова Кыш бабайга шалтыратып, телефон аша үзенең сәләтләрен күрсәтте. Бабакай аларны сокланып тыңлап утырды. 
Кыш бабай һәм Кар кызы белән янәшәдә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Роза Әбделманова да утырды. Ул балаларның шундый актив булуларына сөенде, мондый чараның районыбызның күркәм традициясенә әверелүен билгеләп үтте.
Шалтыратучылар күп булды. Кыш бабай һәрбер баланы якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады. Тәртипле булсагыз, әти-әниләрегезне тыңласагыз, икенче елга тагын килермен дип вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев