Якты юл
  • Рус Тат
  • Бердәм булсак, яшәеш тагын да яхшырыр

    Авыл җирлекләрендә үзара салым акчасын җыю дәвам итә. Быел Тукай районы буенча барлыгы 20 млн сум җыю планлаштырыла, ул акча республикадан 100 млн сумга җитеп кайтачак. Мусабай Завод авыл җирлегендә дә акча тапшыру актив бара. Җирлек башлыгы Фәридә Әгъләҗева белдерүенчә, быел аны 1 мартка җыеп бетерү максат итеп куелган. Халык бу эшне чыннан да бик кирәксенә. Иртәрәк тапшырган саен, дәүләт акчасы да шулкадәр тизрәк кайтып, төзекләндерү эшләре дә иртәрәк башлана бит.

    Үзара салым ул – халыкның үз теләге белән җыела торган акча. Шуңа күрә аны җыю өчен халык фикерен ачыклау – референдум уздырыла. Җирлектәге халыкның яртысыннан артыгы салым кирәк дип тавыш биргән икән, тискәре җавап биргәннәр дә салымны түләргә тиеш. Ягъни халыкның күпчелеге кабул иткән карар калганнар өчен дә мәҗбүри булып чыга. Сугыш ветераннарына, студентларга һәм мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ташлама ясауны да халык хәл итә.
    Мусабай Завод авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева белдерүенчә, җирлеккә кергән Мусабай Завод, Ташкичү, Кызыл Байрак авылларында барлыгы 726 сайлаучы исәпләнә. Референдумда шуларның 90 проценты тавыш биргән, күпчелеге үзара салым яклы. Җан башыннан 500 сум кертелеп, барлыгы 360 мең 750 сум тупланырга тиеш.
    Үзара салым программасында катнашуның никадәр отышлы булуы хакында җыеннар барышында күп тапкыр әйтелсә дә, аңлап бетермәүчеләр һаман очрый икән әле. «Үзләре китереп бирергә атлыгып тормаган кешеләрнең өйләренә барырга мәҗбүрбез. Акча артып кире әйләнеп кайтканчы шактый вакыт уза. Озакка сузсак, ул җирлек балансына җәй ахырында гына килеп керергә мөмкин. Яздан, җәй башыннан тотынмасак, төзелеш эшләренең дә, юлларны төзекләндерүнең дә соңга калуы бар», – дип борчыла Фәридә Әхмәт кызы. 
    Үзара салым акчасына зират коймалары, чишмәләр рәтләнгән, балалар мәйданчыгы булдырылган. Ташкичүдә күпер төзекләндерелгән. Узган ел җирлектә янгын сүндерү депосы төзелгән, калган суммага Мусабай Завод авылы зиратының коймасын кору планлаштырыла. «Бу эшләрне бер авыл җирлеге бюджеты белән генә башкарып чыгарлык түгел. Шуңа күрә әлеге чараның кирәклеген аңлап, актив катнашучыларның барысына да зур рәхмәт», – ди җирлек башлыгы.
    Ә быел исә Мусабай Заводта вак таш түшәлгән юлларны төзекләндерү, Ташкичүдә Озёрный урамы юлын ремонтлау, ә Кызыл Байракта зират йорты салу планга кертелгән. 
    Авыл кешеләре үзара салым акчасына зур эшләр эшләнүе турында сөенеп сөйли. 
    – Үзара салым акчасын җыюда авыл халкы теләп катнаша, чөнки бер сумның биш сумга әйләнеп кайтачагына шигебез юк, – ди 32 ел фельдшер булып эшләүче Хәмдия Ягъфәрова. – Шул акчага эшләнгән эшләр күз алдыбызда бит – авылыбызга яңа төс керә. 
    Сүзгә ветераннар советы рәисе Клара Габделхакова кушыла: 
    – Озак еллар балалар белән эшләгән кеше буларак, мин беренче чиратта, балалар мәйданчыклары өчен сөендем. Аннары, бик үзәккә үткән кыенлыктан котылдык: барлык зиратларга йөри торган юллар рәткә китерелде. Язгы-көзге пычракларда бик авыр иде, интегә идек, хәзер инде шөкер итәбез. Өлкәннәр белән эшли башлавыма күптән түгел, шулай да аларның үзара салым җыюда активлыгын күрергә өлгердем, рәхмәт үзләренә.
    Гомере буе терлекчелектә эшләгән, инде унбиш ел инвалидлар оешмасын җитәкләүче Фәридә Фәрхетдинова авыл кешеләренең битараф булмаячагына ышана:
    – Үзара салым җыюга халык ияләште инде, чөнки уңайлы шартларда яшәве күңелле бит. Юлларыбыз чиста, кичләрен урамнарыбыз яп-якты. Ә тормышыбыз тагын да матур булсын дисәк, һәркайсыбыз үзебездән дә өлеш кертергә бурычлы. Китереп биргәнне көтеп утырып булмый. Елга бер генә тапкыр җыела һәм үз файдабызга тотыла бит ул акча. Ил төкерсә, күл була, дигән борынгылар. Мусабай Завод авыл җирлегендә яшәүчеләр үзара салым акчасын җыюда бердәм булсалар, тормышыбыз тагын да ямьләнер.

    Башкарма комитетның финанс-бюджет палатасыннан алынган мәгълүматларга караганда, әлегә үзара салым акчасын иң күп җыючылар – Борды (91 процент), Боерган (82 процент), Калмаш (63 процент), Мусабай Завод (60 процент) авыл җирлекләре. Алардан Иштирәк (46 процент), Яңа Бүләк (39 процент), Күзкәй һәм Иске Дөреш (38әр процент), Иске Абдул (37 процент) авыл җирлекләре беразга гына калыша. 

    Фото Фәридә Әгъләҗевадан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: