Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бердәмлекне корыч калкан итеп

4 ноябрь көнне илебездә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәләр.

Россия регионнары арасында Татарстан иң күпмилләтле республикаларның берсе. Биредә 173 милләт вәкиле яши. Алар арасында иң күпсанлы милләт булып: татарлар, урыслар, чувашлар, удмуртлар, украиннар, мордва, мари һәм башкортлар санала.
 

Тукай районында да төрле милләт халыклары гомер кичерә. Алда санап үтелгән милләтләрдән кала районда азербайҗан, әрмән, таджик, ингуш һәм башка башка милләт кешеләре көн күрә. Алай гына да түгел, алар катнаш никах корып, гаилә төзиләр, балалар үстерәләр. Һәм катнаш никахлар саны елдан-ел артуга таба бара. Моны районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина да билгеләп үтә:

– 2022 елның 10 ае эчендә без 115 катнаш никахны теркәдек, узган елда исә, шушы вакытка шундый 43 никах рәсмиләштерелде. Катнаш туйлар күбрәк татаралар һәм урыслар арасында үтә һәм татар кызлары күбрәк урыс милләтле ир-атларга кияүгә чыга, шулай ук азербайҗан, ингуш халыкыннан булган ирләрнең, татар хатын-кызлары белән гаилә коручылары да сирәк түгел, – дип сөйләде Эльвира Ринат кызы.

– Без ирем Ваха белән бәйрәм алдыннан өйләнешергә булдык. Мин татар, ә ул ингуш милләтеннән. Бергә эш урынында танышып, озак вакыт аралашканнан соң гаилә корырга уйладык. Без бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз, ике милләтнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән кызыксынабыз, аларны өйрәнәбез,– дип сөйләде Гөлнара Чайниева, дүшәмбе көнне Тукай районы ЗАГСында язылышып чыкканнан соң. – Безнең өчен Халыклар бердәмлеге көне ул буш сүз генә түгел, ә тирән мәгънәле, кирәкле бәйрәм, – диде 
ул.

Мусабай-Завод авылында көн итүче Фәридә Фәрхетдинова да әлеге бәйрәмгә карата үз фикерен әйтте:

– Һәр елдагыча, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, авылыбыз китапханәсендә махсус тематик чара узачак. Үземнең халыклар тарихын онытмаучы, милли нигездә аңлашылмаучанлык булмаган дус һәм бер-береңнең милләтен, хөрмәт итә белүче илдә яшәвем белән гоурланам, – диде.   Халыклар бердәмлеге көне алдыннан белем бирү һәм мәдәният учакларында әлеге бәйрәмгә багышланган сыйныф сәгатьләре, күңел ачу чаралары үтәчәк. Без исә районыбызда яшәүче барлык халыкларны да әлеге күркәм бәйрәм белән тәбрик итәбез, алага таба да үзара дустанә мохиттә яшәргә насыйп итсен, дип телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев