Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер яшьтән соң балаларга кара күзлек кияргә кирәк

Күзлектә UV 400 маркировкасы булу мөһим.

Элина Минхуҗина, республика клиник офтальмологиясендә табиб-офтальмолог:

– Кояш нурларының күзләргә зыяны юк түгел. Күпләр, кояшка карауга, күзем «яна», күздән яшь ага, дип зарлана.
– Әйе, күзләр – кеше организмындагы иң сизгер органнарның берсе. Озын дулкынлы кояш нурлары кеше күзенең хрусталигында озак саклана. Күзгә бу зыян китерергә мөмкин.

– Күзләрне кояштан ничек сакларга?
– Сүз уңаеннан, җәй көне генә түгел, кыш, яз, көз дә күзлек комачауламый. Ул кояштан гына түгел, кышкы карның аклыгыннан да саклый. Альпинистлар арасында «кар аклыгыннан сукыраю» дигән төшенчә бар, шуңа да ел әйләнәсе кара күзлек кешенең иң кирәкле аксессуары булсын иде.

– Кара күзлекләрне җәйгә чыксаң һәр чатта диярлек саталар, аны сайлаганда аерым таләпләр бармы?
– Әйе, бары яхшы күзлек кенә кояш нурларыннан чынлап саклаячак. Яхшы дигәндә, әлбәттә, беренче чиратта сыйфат күздә тотыла. Танылган брендлы фирма күзлекләре ул әле иң яхшылары дигән сүз түгел. Күзлекне бары махсуслашкан кибетләрдән генә сайларга кирәк. Пыяласы ультрафиолет нурыннан 100 процент сакларга тиеш. Һәм күзлектә UV 400 маркировкасы булу мөһим.

– Балаларга күзлек кию мәҗбүриме?
– Гадәттә, кара күзлекне зурлар гына кия, әмма мин балаларга да кирәк дип саныйм. Бер яшь тулганнан соң, сабыйларга күзлек сайларга була, чөнки балаларның күзе кояш нурларына тагын да сизгеррәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев