Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер сыерның сыен утыз бишкә бүләсе?

Ашлык, фураж, башка ки­рәк-яраклар­ның барысын сатып алгач, сыер асрау­ның чыгымы да арта.

Редакциягә күптәнге укучыбыз Галия апа Гафурова шалтырата: Балалар үсеп, төрлесе төрле якка таралышты. Хә­зер картым белән икәү генә яшибез. Җәй көне оныклар кайтыр дип, мал-туар, кош-корт асрыйбыз. Кыен булса да, сыер тәрбиясеннән аерыласы килми. Дәүләт 2 мең сум бирә. Рәхмәт анысына. Тик ашлык, фураж, башка ки­рәк-яраклар­ның барысын сатып алгач, сыер асрау­ның чыгымы да арта. Авылда безнең кебек өлкән яшьтә сыер асраучылар күп түгел. Андыйларга дәүләт ярдәмен элеккеге еллардагы кебек 3 мең сум итеп булмыймы икән? Гозеребезне өстә­ге­ләргә җиткерсәгез иде, – ди ул.

Чыннан да, барлык чы­гым­нарны санап карасаң, кайбер авыл җирлегендә сыер асрауның файдасы аз кала. Мәшәкатенә килгәндә, анысы ел әйләнәсенә җитәрлек. Кыс­касы, сыер асрауның фай­да­сы-зыянын бер бизмәнгә салып үлчәсәң, авылда сыер асраучыларның саны ни өчен кими баруның сәбәпләрен аңларга була.

Статистика мәгълүмат­ла­ры да шуны раслый. 2019 елның 1 февраленә ил буенча мөгезле эре терлекнең баш саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 176 меңгә кимегән! Россия кебек иге-чиге булмаган илдә бүген нибары 7,9 миллион савым сыер калган. Бер ел эчендә сарык һәм кәҗәләрнең саны 5,9 процентка түбән тәгә­рә­гән. Хикмәт нәрсәдә? Авыл ху­җалыгына игътибар көнләп түгел, сәгатьләп арткан бер вакытта, ни өчен хуҗалыкта мал-туар саны кими?

Бу сорауга җавап табу өчен гади генә исәпләү нә­ти­җәләре китереп үтик. Барлык чыгымнарны кушып исәплә­сәң, шәхси хуҗалыгында сыер асраучыга 1 килограмм сөт­нең үзкыйммәте 20-25 сум чамасы чыга. Бу кадәресе дә әле терлек асраучының тәү­лек буена дәвам иткән эш-мә­шәкатьләрен тулысы бе­лән колачлый дигән сүз түгел. Шулкадәрле хезмәт куеп, җи­тештерелгән сөтеңне үз­кыйм­мәтеннән дә түбәнрәк бәя белән сатарга мәҗбүр булу – бусы инде барган атның башына сугу белән бер түгел­мени?

Белгечләр санап чыгарган: Россиянең кайбер тө­бәк­ләрендә бүген бер сыер 1000 кешене ашата. Калмык Республикасында бу сан 1528гә җит­кән! Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы алга киткән ил­ләр­дә, аерым алганда, Яңа Зелан­диядә бер сыерга бер кеше туры килә икән.Терлекне күп­ләп асрау өчен барлык мөм­кинлекләре булган Рос­сиядә бер сыер 35 кешене тук­ландыра.

Шөкер, Татарстан бу яктан да күпләргә үрнәк. Узган елда сөт бәяләренең әледән-әле түбән тәгәрәве нәтиҗә­сен­дә хуҗалыклар 4 миллиард сумнан артык керемнән колак каксалар да, Татарстанда мөгезле эре терлекнең баш санын киметүгә юл куелмады. Дөрес, аерым районнар, кайбер хуҗалыкларда хәл бүген дә катлаулы булуын дәвам итә. Әмма терлек­че­леккә даими игътибар бирүче хуҗалыкларның максатчан эш алып баруы нәтиҗәсез калмый. Россиянең байтак төбәкләре малларны киме­түгә юл куйганда, Татарстанда узган ел дәвамында савым сыерларның баш саны 1500гә арткан. Бүген хуҗа­лык­ларда 1 миллион 12 меңнән артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 354 меңе – савым сыер. Билгеле, узган ел хуҗалыкларга 1 миллиард 200 миллион сумлык төрле ярдәм күрсәтел­мә­гән булса, бездә дә мондый нәти­җәләргә ирешү мөмкин булмас иде.

Бу көннәрдә Россия авыл хуҗалыгы үсеше турындагы киңәшмәләрнең нәкъ менә Татарстанда уздырылуы да күпмедер күләмдә терлекчелек тармагындагы уңышла­ры­быз белән бәйле. Киңәшмә­ләрдә чыгыш ясаган РФ авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Җамбулат Хатуов, министр урынбасарлары Оксана Лут һәм Елена Фастовалар билгеләп узганча, авыл хуҗалыгына ярдәм күләме ел дәвамында 303,6 миллиард сумга җитәчәк. Бу – узган ел белән чагыштырганда 50 миллиард сумга күбрәк.

Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев та Татарстанда терлекчелек тармагының эш тәҗри­бәсенең башка төбәкләргә үрнәк булуын ассызыклады.

Билгеле, әлеге уңыш­лар­да фермер һәм шәхси ху­җа­лыкларның да өлеше зур. Рос­сия авыл ху­җалыгында җи­теш­терелә торган күп төр­ле про­дук­циянең 12 проценты – шәхси һәм фермер ху­җалык­лары­ның хезмәт җи­меше. Димәк, киләчәктә аларга дәү­ләт яр­дәменең күләме дә саллырак булыр дигән өмет бар.

Мәкалә башында искә алынган Галия апа Гафурова кебек өлкән яшьтә дә авылда сыер асраучы хезмәт ветераннары да бу эштән ваз кич­мәсен иде. Ни генә дисәк тә, сыерлы йортның – сые, мал-туар асраган авылның яме башка инде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев