Якты юл
  • Рус Тат
  • Бер нәрсәне дә китереп бирмиләр

    Үзем авылда торгач, аның яшәешен эчтән беләм. «Җыеннар башлана икән» дигән хәбәр ишетелгәч, халык гөр килде, фикер уртаклашты. Авылда инде матур традициягә әверелгән бу чараны күпләр көтә икән. Шулай булмый, яшәгән җирен хөрмәт иткән кешегә аның сулышын тою, башкарылган эшләрен, киләчәк планнарын белеп тору мөһим. Ә җыенда авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев , гадәттәгечә, аларның барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде, төрле ярышларда, конкурсларда катнашып, призлы урыннар алып кайтып, авылга дан өстәгән авылдашларның исемнәрен олылап телгә алды. Башланып киткән елда башкарасы эшләрне санады. Аның хисабында китерелгән саннар, исемнәр бөтен зал күрерлек итеп слайдларда чагылдырылды. Очрашуда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Авзалов, район больницасы баш табибы урынбасары Наилә Гессер, участок уполномоченные Фәнис Зәкиев катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

    Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, тыныч кына көн күреп ятканда авылда әллә ниләр эшләнәдер кебек тә түгел. Өйләр, шөкер, җылы, өйгә кертелгән краннардан су агып тора. Гомумән, хәзер авыл кухняларында да нинди генә электр җиһазлары кулланылмый, утны сүндереп торганнары юк. Җыелган чүп – чарыңны махсус машина төяп алып китеп тора. Мал асраган кешегә күпме тели, шуның кадәр азыгы бар, игеннәрне җыеп ала башлауга ук «Ярыш» хуҗалыгы пай җирләре өчен биргән гәрәбәдәй бодайны кышын малларга ашатырга келәтләргә салып куйдык. Хисап чыгышын тыңлагач, авыл җирлегендә халыкның тормыш хәлен яхшырту, авылларны төзекләндерү, матурлау, яңарту, яшелләндерү буенча күпме эш башкарылуын тыңлап, сөенеп куйдык: соң, безнең яшәешебез турында туктаусыз кайгыртып торалар икән бит. Республикада эшләп килә торган программалар кысаларында элекке елларда күп эшләр башкарылган иде. Хисап елында да, әнә, Иске Байлар авылы урамында 300 метр СИП чыбыгы сузылып, 6 яктырткыч куелган, элекке яктырткычлар светодиодлы лампаларга алмаштырылган. Аңа 85 мең сум акча тотылган. Югары Байлар авылында да Лесная урамында 60 мең сумга шундый ук лампалар, ә авыл җирлеге буенча барлыгы 39 светодиодлы лампалар урнаштырылган. Урамнарыбыз кичләрен ялт итеп тора.» Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә бирелә торган грант» конкурсында 1 млн 500 мең сум грант отып, шуның хисабыннан Иске Байлар авылында артезиан скважинасы казылган, су башнясы күчереп утыртылган. Авыл юлларын карау, урамнарның чисталыгын саклау, агач утырту буенча өмәләр үткәрелгән. Югары Байлар белән Күзкәй авылы арасында мәктәп укучылары ,социаль һәм мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы ярдәме белән – 850, Югары Байлар авылына баручы юл кырыена 570 төп агач утыртылган.
    Аннары Эдуард Гәрәев тәфсилләп мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният тармаклары, 11 авылга медицина хезмәте күрсәтә торган амбулатория эшчәнлегенә тукталды. Барысында да узган ел белән чагыштырганда алга китеш бар.Тормыш бер урында тормый: авыл матур яшәсен өчен югарыда сөйләшүләр алып барыла, килешүләр төзелә. Бер нәрсәне дә китереп бирмиләр.
    Авылларның төп тоткасы – «Ярыш» хуҗалыгы. Җитәкчесе – гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган үзебезнең авыл улы Рәсим Шәйхаттаров. Хуҗалыкның 3300 гектар сөрү җире, 1476 баш мөгезле эре терлеге бар. 2019 елда 1 млн 392 мен сумлык техника сатып алынган,16 млн сум тотып заманча сыер саву залы төзелде. Эдуард Рәкыйпович күпләп мал-туар, кош-корт асраучыларның исемнәрен мактау.һәм рәхмәт сүзләре белән телгә алды.
    Башкарасы эшләр, хәл ителәсе мәсьәләләр дә чыгып тора. Күзкәйнең өч урамында яңа салынган йортларга газ кертү мәсьәләсен хәл итәсе бар. Район бу юнәлештә актив эш алып бара, анысы өмет уята. Иске Байлар, Яңа Байлар авылларындагы клубларга капиталь ремонт кирәк. Югары Байларда су челтәрен яңартасы бар. Иске Байлар авылында инеш аша күпер салырга кирәк. Алар барысы да чыгымнар таләп итә. Авыл җирлеге бюджеты исә салымнардан хасил була. Кызганыч, авыл җирлеге буенча 1 млн 401 мең 893 сум салым бурычы җыелып бетмәгән. Бу бурыч социаль мәсьәләләрне хәл итүне тоткарлый.
    2019 ел өчен үзара салым 4 авылга 446 мең сум җыелган, шул җыелган акчаның һәр сумына дәүләт 4 сум өстәп, 2 млн 230 мен сум итеп кайтарган. Ул акчага Югары Байлар авылында – 510, Яңа Байларда – 450, Иске Байларда 150 метр юл салынган. 2020 елга үзара салым күләме авылдашлар белән килешенгән. Аннан кергән акчага урамнарны ремонтлау өчен таш сатып аласы, Иске Байлар, Күзкәй авылларында урам юлын төзекләндерәсе бар. Кыскасы, халыктан җыелган үзара салым һәр тиененә кадәр үзебезнең авылны төзекләндерүгә тотыла.
    Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Авзалов үзенең чыгышында башлыча хисап докладында телгә алынган башкарыласы эшләргә тукталды.
    – Газ проблемасы бар, 2020 елда проектын ясатуны планга кертәбез, мөмкинлек килеп чыкса, алданрак та эшләрбез, –– дип өметләндерде. Җыендагыларны районның социаль-икътисадый үсеше, башкарылган эшләр, алда торган бурычлар белән таныштырды, сорауларга җавап бирде. Урыннардан сорау бирүчеләр Мулланур Сабиров, Саҗидә Каюмованың сораулары медицина хезмәте күрсәтү темасына кагылган иде, берничә кеше су тарифларының кыйммәт булуыннан зарланды. Илнур Фәрхетдинов яшьләрне авылда калдыру, киткәннәрен кайтару зарурлыгын ассызыклады,тәкъдимен кертте. Гөлсинә Маннапова һәм Ярулла Насыйбуллин авыл җирлеге эшчәнлегенә уңай бәя бирделәр. «Ләкин җыенда чыгыш ясаган ике кунагыбыз саф татар авылына килеп русча сөйли. Чыгышларында да гомуми сүзләр күбрәк. Бер конкрет фикер ишетмәдек. Без һәрдаим татар телен саклау зарурлыгы турында сөйләшәбез. Җитәкче эшләрдә эшләүчеләр телебезне хөрмәт итсеннәр яки татарча белгән белгечләр килсен,» – дип бераз үпкәсен белдерде Ярулла Насыйбуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: