Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер гаилә булып яшибез

Бүген район территориясендә 102 бакчачылык җәмгыяте исәпләнә. Аерата уңышлы эшләүче «Җиләк» бакчачылык ширкәте рәисе Сәҗидә Хаҗиәхмәтовага район башлыгы Фаил Камаев Рәхмәт хаты тапшырды.

«Җиләк» бакчачылык ширкәте 1988 елда барлыкка килгән. Ул вакытта 79,8 гектар җир КАМАЗ эшчеләре өчен бүлеп бирелгән булган. Бүгенге көндә биредә 579 участок бар. 
– Безнең бакчачылык ширкәте бик матур урында, шәһәр ыгы-зыгысыннан читтә, урман hәм болыннар эчендә урнашкан. Ике-өч километр гына читтәрәк буабыз да бар. Туфрагыбыз да бик уңдырышлы. Участокны инде күптән алган идек. Әз-мәз яшелчә, җиләк-җимеш агачлары утыртудан башладык. Ширкәткә илтүче юлга 1990 елларда вак таш җәелде, соңрак бетон салдылар. Шуннан соң өебезне дә булдырдык, мунча салдык, бакчаны киңәйттек, – дип сөйли биредәге бер участок хуҗасы Татьяна Вәлиуллина. 
Кышын ширкәттә яшәүчеләр юк диярлек. Ә менә җәен монда кеше өзелеп тормый. Араларында кәҗә, куян, кош-корт, умарта тотучылар бар.
«Җиләк» бакчачылык ширкәтен 1996 елдан Сәҗидә Хаҗиәхмәтова җитәкли. Аның командасында бүген унбер кеше эшли. Территориягә алар үз тырышлык-
лары белән су керттергәннәр, өстәмә ике артезиан скважинасы бораулатканнар, эчке урам юлларын төзекләндергәннәр, каты көнкүреш калдыклары өчен савытлар куйдырганнар. Участоклар электрлаштырылган, агач баганалар тимер-бетонга алмаштырылган, юллар асфальтланган. 
Узган ел «Казан» агросәнәгать паркында республика бакчачыларының бәйрәме узды.
– Республика күләмендәге чарада Тукай районыннан безнең «Җиләк» бакчачылык ширкәтендәге биләмәсендә 51 сорт виноград үстерүче Николай Горохов та катнашты. Рөстәм Миңнехановны ул үстергән виноград аеруча кызыксындырды. Ул Тукай районы климатының җылы яратучы әлеге җимеш өчен бик үк туры килмәвен, шулай да уңышның көнләшерлек булуын билгеләп үтте. Президент үзенең социаль челтәрендәге битендә дә шушы виноградның фотосурәтен урнаштырган иде, – дип горурланып сөйли Сәҗидә Әнвәровна. 
– Ширкәтебездә уңайлыкларны арттыру өчен алга таба да планнарыбыз бар. 2020 елда дәүләт программасы буенча 350 метрда югары басымлы су линияләре үткәрү күздә тотыла. Шулай ук ремонтлыйсы юллар бар, – ди ширкәт рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев