Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белоуста су булырмы?

Белоуста яшәүчеләр су җитмәүдән зарлана. «Краннан нәзек кенә булып акканы да чиста түгел», –  дип зарлана биредә яшәүчеләр.

Тукай районы администрациясендә әлеге проблема турында беләләр. Кызганычка каршы, суүткәргеч  челтәрләргә йөкләнеш арту белән, скважиналар тиешле күләмдә чиста су белән тәэмин итеп бетерә алмыйлар. Район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлегендә аңлатуларынча, әлеге торак пунктын «Чаллы су каналы» ҖЧҖнең үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасына кушу турында карар кабул ителгән. Магистраль суүткәргеч төзү проекты эшләнгән, ул 18 километр озынлыкта челтәрләр үткәрүне күздә тота. Проект инде гамәлгә ашырыла, су челтәрләренең 2 километры салынган. Ләкин кыенлыклар да бар. Су үткәрелә торган участокның 5 километры «Түбән Кама» паркы территориясенә туры килә. шул сәбәпле, эшне дәвам итү өчен, федераль экологик экспертиза үткәрергә һәм Росприроднадзор рөхсәтен алырга кирәк. 
Суүткәргеч төзү эшләре ике этапта башкарылачак. Башта «Түбән Кама» паркына кадәрге 13 километры салына, шул рәвешле Калмаш, Яңа поселогы, Әҗмәкәй, Ильбухтино, Кече Шилнә, Олы Шилнә торак пунктларын, «Восточный», «Манхеттен», «Подсолнухи», «Рябинка» микрорайоннарын су белән тәэмин итү җайга салыначак. Моның өчен ТР министрлар кабинеты күрсәтмәсе нигезендә 50 миллион сум акча бүленгән. «Суүткәргеч төзелешен дәвам итү өчен республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать юлланды. Бер үк вакытта проектлау оешмасы икенче этапны гамәлгә ашыру буенча эш алып бара. Икенче этап Кече Шилнәдән Белоуска кадәрге 5 километрлы участокны эченә ала. Барлык эш 400 миллион сумга төшәчәк», – дип сөйләде башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү буенча урынбасары Рафаэль Игътисамов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев