Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белгеч коронавирустан соң психик тайпылыш симптомнары турында сөйләде

Бигрәк тә табигате белән шикләнүчән һәм борчыла торган кешеләр психик тайпылышларга дучар була.

Коронавирустан соң биш мие эшчәнлеге бозылуын күрсәтүче симптомнар турында билгеле булды. Бу турыда ковидка багышланган туры эфирда табиб-психиатр, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгече Владимир Менделевич сөйләде.

«Әгәр дә кеше субъектив рәвештә үзенә нидер комачаулавын тоя икән… Мисал өчен, ул элеккеге эшен башкара, гадәти интеллектуаль эшчәнлек алып бара алмый… Бу белгеч белән киңәшү өчен сәбәп булып тора, чөнки аннары соң булырга мөмкин. Читтән караганда, без дә моны күрәбез: кеше тоткарлыклы реакция кайтара. Авыруның клиник формасына әверелүен көтеп ятарга кирәкми», — диде спикер.

Владимир Менделевич беренче симптомнар белән табибка мөрәҗәгать итү кирәклеген искәртте. Әлегә психиатр кирәк түгел, неврологка бару да җитә, ул дарулар ярдәмендә когнитив функцияләрне тәртипкә китерергә тырышачак. Вазгыять начарланган очракта, белгеч пациентны психотерапевтка яки психиатрга җибәрә.

Бигрәк тә табигате белән шикләнүчән һәм борчыла торган кешеләр, шулай ук фәнни мәгълүматка ышанырга теләмәүчеләр һәм аны һәрьяклап кире кагучылар да психик тайпылышларга дучар була, диде Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгече.

Табиб сүзләренчә, хәзер, пандемия вакытында, бик тыныч һәм артык шат булу — адекват тәртип түгел. Хәзер «сак булу» нормаль, диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев