Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белем көне белән!

Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, тармак ветераннары, әти-әниләр, кадерле укучылар, студентлар! Барыгызны да ихлас күңелдән киләчәк Белем көне белән тәбрик итәм.

Быел яңа уку елын аеруча көтеп алабыз. Коронавирус пандемиясе белән бәйле көтелмәгән сынауларны үтеп, без кабат мәктәп бусагасына аяк басарга җыенабыз. Кыенлыклар алдында югалып калмаганыгыз, аларны лаеклы уза алганыгыз, укыту һәм тәрбия эшенә зыян китермәгәнегез, сабыр һәм түзем, бер-берегезгә, балаларга карата игътибарлы һәм ихтирамлы булганыгыз өчен барлык педагогларга, хәлне аңлаган әти-әниләргә олы рәхмәтемне белдерәм. Алга таба да үзләренең зирәклегенә, тәҗрибәсенә, талантына таянып, мәгариф хезмәткәрләре яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә барысын да эшләр дип ышанам.
Яңа уку елы төкле аягы белән килсен, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, аны барыбызга да исән-имин узарга язсын. Ел күңелле вакыйгаларга һәм иҗади ачышларга бай булсын, ә мәктәп тормышыгыз эчтәлекле һәм мавыктыргыч узсын. Педагогларга – һөнәри уңышлар, зирәклек, балаларга – максатка ирешүдә үҗәтлек, яхшы билгеләр, әти-әниләргә сабырлык, балалар шатлыгы телим. Ә без, үз чиратыбызда, балаларыбыз заманга лаек белем алып, үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашырсын өчен барысын да эшләрбез.
Һәммәгезгә саулык-сәгадәт, бәхетле һәм имин көннәр телим! Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле тукайлылар!

Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев