Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Җиңү көне белән, хөрмәтле райондашлар!

Бөек Җиңү көне белән, хөрмәтле райондашлар!

9 Май – илебезнең иң мөһим дәүләт бәйрәме, һәркем өчен изге дата. Кызганычка, ветераннарыбыз сафы елдан-ел саен сирәгәя. Аларның һәркайсы – тарихның тере шаһиты, халкыбызның фидакарьлеге һәм туган илебезгә тугрылыгы. Батырлык символына әверелгән бу көн беркайчан да онытылмаячак, Җиңүнең кадере һәм әһәмияте югалмаячак, чөнки сугыш фаҗигасе һәр гаиләгә кагылды. Үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбызның намусын һәм бәйсезлеген саклап калган, фашист илбасарларын тар-мар иткән геройлар турында тарихи истәлекләрне саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуын һәркайсыбыз аңлый. Без бу истәлекләрне сакларга гына түгел, үсеп килүче буынга, мәктәп укучыларына һәм студентларга кадер-хөрмәт белән тапшырырга да тиешбез. 
Татарстан сугыш елларында гамәлдәге армиянең хәрби резервларын тулыландырып торучы булган. Фронтка 700 меңгә якын татарстанлы киткән, 300 меңнән артык солдат өйләренә әйләнеп кайта алмаган. Чаллы районыннан киткән сугышчыларның да һәр икенчесе сугыш кырында ятып калган. 
Кадерле ветераннарыбыз! Көнне төнгә ялгап эшләгән тыл хезмәтчәннәре, кече яшьтән тормышның авыр йөген үз иңнәрендә күтәргән сугыш елы балалары, бүген Ватаныбыз сагында торучылар! Сезгә рәхмәт сүзләребез чиксез! Батырлыгыгыз безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак! Алдыгызда түбәнчелек белән баш иябез! 
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм аяз күк йөзе телим. Бәйрәм белән сезне, Җиңү көне белән!

Район башлыгы Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев