Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Җиңү бәйрәме белән!

Кадерле сугыш ветераннары, мөхтәрәм тыл хезмәтчәннәре, сугыш толлары, сугыш елы балалары! Хөрмәтле райондашларыбыз! Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән ихлас йөрәктән тәбрик итәм.

Бу Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 77 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. Халкыбызның батырлыгы беркайчан да онытылмый. Каһарманнар даны мәңгелек! Бүген без Ватаныбыз азатлыгы өчен рәхимсез сугышта һәлак булган, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән хезмәтчәннәребез алдында баш иябез. Үз көчегезне җәлләмичә, «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» девизы астында сугышчыларга ярдәм иткән тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мең-мең рәхмәт Сезгә!
1941 елның 22 июнь иртәсе халкыбыз хәтерендә мәңге уелып калыр. 1418 көнгә сузылган бу каһәрле сугыш күпме баланы әтисез, күпме ананы баласыз, күпме хатыннарны тол калдырды. Кызганыч, бүген исән калган ветераннарыбызның да саны көннән-көн сирәгәя бара. Шуңа да сугыш корбаннарының исемнәрен мәңгеләштерү, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына кайгыртучанлык күрсәтү – җәмгыятьнең төп бурычы.
Хөрмәтле райондашлар! Сезгә исәнлек-саулык, иминлек телим. Балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен, игътибарын күреп яшәгез! Җиребездә беркайчан да сугыш утлары кабынмасын, туплар тавышы яңгырамасын! Күкләребез имин булсын, шатланып яшәргә язсын.

 

Олы ихтирам белән район башлыгы Фаил Камаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев