Базага килеп янгын чыгарган
Бердәм диспетчерлык хезмәтенә Яр Чаллыдагы «Наша поляна» ял базасыннан 21 сентябрь көнне иртәнге сәгать 4тә шалтырату килә. Аннан база йортының өске катында янгын чыгуы турында хәбәр итәләр.
Ял итәргә дип бер пар бирегә кичтән килгән була. Иртәнгә таба ир-ат кайтып китә. Җыештыручы бүлмәне җыештырырга кергәндә хатын-кыз әле кузгалмаган, тәмәке тартып утырган була. База хезмәткәрләреннән такси чакыртуларын сорый. Ләкин андый хезмәт каралмаганын белгәч, юлга үзе чыгып китә. Аның артыннан ук бүлмәгә кергән җыештыручы номер эченең утка чорналганын күрә. Сүндерүчеләр килгәндә бинаның өченче каты тулысынча янып беткән була инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев