Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәхетен хезмәттә тапкан

Китапханәбездә “Авылыбызның күренекле кешеләре” циклыннан очрашулар дәвам итә.

Бу юлы очрашуга: 1973, 1975 елларда күп сөт сауган өчен  “Социалистик ярышта җиңүче” дигән күкрәк билгесе, 1975 елда III дәрәҗә “Хезмәт даны” ордены, ә 1977 елда II дәрәҗә “Хезмәт даны” ордены белән бүләкләнүче, районның дүртмеңчеләре ярышында алдынгылыкны яулап, “Югары савым остасы” дигән Мактаулы исемгә лаек булучы, шәһәр һәм КамАЗ төзүчеләре өчен терлекчелек продуктлары җитештерүне арттыруда барган ярышта җиңгән өчен “КамАЗ төзелеше ударнигы” исемен дә алган, күчле рухлы, батыр йөрәкле, бернинди авырлыклар алдында да туктап калмый торган Әлфия апа Бәдретдинованы чакырдык.

Очрашуга аның күршеләре, бергә сыер сауган хезмәттәшләре, “Хәтирә” клубы членнары, районның ветераннар советы җитәкчесе Фәйрүзә Фаяз кызы килгән иде. Очрашуыбыз Әлфия апаның тормыш юлы белән танышудан, бергә эшләгән яшьлек елларын сагынып искә алулар белән үрелеп барды.
      Әле яңа гына 75ен тутырса да Әлфия апа җиңел гәүдәле, җитез хәрәкәтле, эшкә өлгер. Сабый чагыннан ук чыныгып үскәнгәдер ул. Иске Байлар авылында 8 бала арасында өченче кыз булып туа ул. Ишле гаиләдә иркә бала булмый, һәркайсы эшләп үсә. Әлфия дә дүртенче сыйныфны тәмамлагач ук маллар карый башлый. 13 яшьлек бөтерчек кебек кыз баланың үгез, тайлар каравын бүген күз алдына китерүе дә кыен. Ә ул чагында заманалар башка, хезмәт- кешенең кыйбласы иде. Сугыш җимерекләрен көч-хәл белән төзәтә торган авылны ул елларда үсмерләр, хатын-кыз, карт-коры күтәрде. Типсә тимер өзәрдәй ир-егетләр авылы-авылы белән ил азатлыгы өчен сугышта башын салды.
- Бик укыйсы килсә дә, 4нче сыйныфтан соң фермада эшли башладым. Әти дә: Булдыра алсаң кара, булдыра алмасаң кайтарып җибәрерләр,- дип “фатыйхасын” бирде. 4 үгез карарга куйдылар мине. Аларны ашатам-эчертәм, яланга алып чыгып саклыйм. Сабантуй көне иде, үгезләр тыныч кына ашыйлар. Бер сәгатькә генә Сабантуйга дип киткән идем, үгезләрем качкан. Бөтен җирдән эзләп, әрәмәлекләрне айкап ничә чакрымнар йөргәнмендер, табып иртәнге 5тә алып кайттым,- дип искә Әлфия апа хезмәтенең беренче көннәрен. Аннан соң тайлар караган, вак чебиләр тәрбияләгән, үрдәкләр үстергән. Гомумән кайда кушсалар- шунда тырышып эшли, эленке-салынкылыкны яратмый ул.
Фермада 35 ел эшләү дәверендә, күп елларын сыер сауган Әлфия апа. Бер группа сыерны иртән дә кичен дә кулдан савуны күз алдына гына китереп карагыз. Әле бит буыннары да ныгымаган кыз бала ул. 13 баш сыер, читәннән үрелгән сарайда җил уйный, маллар арык, азыгы да каты-коты гына.
-Хәзерге кебек сыер саварга гына килми идек. Абзарын да үзебез чистарттык, тиресен түктек, азыкны да үзебез ташый идек. Җәй көннәрендә Ыкның аргы ягындагы җәйләүгә көненә өчәр тапкыр барып сава идек - дип искә ала ветеран.- Шулай булса да, хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып яшәлде, кешеләрнең рухы күтәренке, хезмәтеңне күрә беләләр иде.
Бергә эшли башлаган хезмәттәшләре- Сөембикә, Әсфия, Сабира, остазларын сагынып искә ала Әлфия апа. Очрашуга килгән Хәлимә апа белән күрше генә яшиләр алар. –Бергә эшли башладык без Әлфия белән. Бик ярдәмчел, бөтен эшне дә уен-көлке аша эшли. Бик усал “Верный” исемле үгезе бар иде аның. Бөтен ферма куркып тора идек аннан, ә Әлфия аны халат итәгенә бәйләп йөрде. Һәрвакыт оптимист, бүген дә авырлыкларга бирешмичә яши. Күршем- иң олы терәгем, йөгереп керәм, сөйләшәбез-киңәшләшәбез. Ярый әле ул бар, -дип рәхмәтен белдерде Хәлимә апа.
Ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы Әлфия апаны юбилее белән котлап бүләген тапшырды, рәхмәтен әйтте. Үзе дә югары сыйныфта укыганда, каникулда 3 ел рәттән җәйләүдә сыер сауган Фәйрүзә. Андагы апаларның күңелле итеп эшләүләрен, классташлары Фәнүзә, Люция, Вәсилә, Гүзәлияләр белән бергә сыер саварга өйрәнүләрен, беренче тапкыр сыер бозаулатуын сагынып-көлеп искә алды ул.
Әлфия Бәдретдинованың хезмәте заманында югары бәяләнде. Күпсанлы мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләрдә әлбәттә, аның тормыш иптәше Рафисның да өлеше зур. Алар икесе бергә иңне-иңгә куеп 35 ел фермада эшләделәр. Әлфия- сыер савучы, ә Рафис сыерлар карый, ашата. Танышу-кавышулары да кызык аларның. Икесе дә җиңел гәүдәле биючеләр. Минзәләдән смотр концертыннан кайтканда Әлфия трактор арбасыннан ялгыш егылып төшеп кала. Йөртүче сизми әлбәттә, Әлфия утырырга җитешми кала. Шулай итеп Минзәлә юлыннан кар ерып кайтканда, каршыга кемдер килә!? Бергә биегән авылдашы Рафис икән, күреп калган да- ул да төшеп калган. Шулай итеп, җитәкләшеп сөйләшә-сөйләшә авылга хәтле җәяү кайталар. Парлы гомер юлын шулай башлыйлар ике биюче һәм 40 ел бик матур гомер итәләр. Кызганыч, Рафис ага мәрхүм инде. Улы Рөстәм, кызы Гүзәлия һәм оныкларына сөенеп яши Әлфия апа.
-Бәхетлеме син?- дип сорыйм Әлфия ападан.
-Әлбәттә, бик бәхетле. Бабаем белән бик матур яшәдек, бием карчыгым минем өчен үлеп торды. Балаларым исән-сау, сөяргә оныгым, оныкчыкларым бар. Яраткан эшемдә хезмәт куйдым. Саварга- сыерым (бүген дә сыер асрый әле), ашарга ризыгым җитәрлек. Тагын ни кирәк? Һәр таңда Ходайдан сәламәтлек сорыйм, доньялар гына тыныч булсын- диде ул, һәм өстәп куйды,- Бүген дә сыер саварга барыр идем әле.
 Тәнзилә Шәйхнурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев