Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Басу түрендә хатирәләр яши

Саумысыз, арышларым! Таныдыгызмы? Мин бу – һәр яз саен исән-сау кышладыгызмы, тамырларыгыз ныкмы дип хәлегезне белергә, ә башакка тулышып, диңгездәй чайкалып утырганда чал башымны иеп, сезгә рәхмәт әйтергә киләм. Ләйсән яңгыр тамчылары дип алдандыгызмы? Хисләрем ташып, күңелем тулган өчен кичерегез – чал башымны иеп мин елыйм. Әйе, газиз арышларым, сезгә рәхмәт укый-укый елыйм...

1946 елгы җәйне хәтерлисезме? Укырга керергә дәртләнеп йөрүче сабый бала идем. Күршем Тәлгать тә уку, «олы» кеше булу турында хыяллана. «Летчик булам. Самолетым белән авыл башына төшеп утырам да, бөтен малайларны төяп, һава диңгезендә йөздерәм», – ди иде ул. Тамакларыбыз ач булса да хыялыйлар идек шул.
Очучы булу теләге Тәлгатьнең хыялы гына булып калды. Әтисенең «Геройларча һәлак булды» дигән хәбәре җиңүгә бар ай калгач хәсрәт өермәсе булып килеп керде алар йортына... Әнисе Тәслия апаның үзәк өзгеч бер илерү белән үксеп-үксеп елаганы бүген дә истә.
– И-и, җаныкаем, бигрәкләр дә өзелеп көтә иде, сугыш бетте дип сөенде...
– Сөйләмә дә инде, алты ел очрашып йөргәч, көч-хәл белән өйләнештеләр бит. Кулак кызын алма дип Салихны силсәвитләргә чакыртып куркыттылар. Тәслиянең дә ата-аналары каршы булды. Яратышулары көчле булгандыр инде, беркем сүзенә карамадылар. Сабырлыклар бирсен Ходай... 
Кайгы уртаклашырга, юатырга кергән әниләребез шулай сөйләштеләр. Ә Тәслия апа шул көннән соң, канатлары каерылган кош кебек, әле тегендә, әле монда исәңгерәп йөри башлады. Аннары бөтенләй зиһене чуалды. Саташып, ирен эзләп юлларда йөрде. Улы аны әледән-әле тимер юл станциясеннән табып кайта иде. Өч яшьлек Тәлгатен күтәреп, ирен шул станциядән озаткан ул яу кырына...
...Арышларым, хәтерлисезме, Тәслия апаны бер югалуында иген басуыннан эзләп таптылар. Алъяпкыч кесәсендә башакны уып җыйган бер куш уч арыш булган, диделәр. Ачлыктан җәфа чиккән авыл өчен иң беренче өлгергән иген бөртеге – арышны сабыена ашатырга җыйгандыр. Аңсыз Тәслия апаны район больницасына алып киттеләр. Тәлгать ул елны укырга керә алмады. Ул гына да түгел, әнисез калгач, күзләре эчкә баткан малай урын өстенә үк егылды. Өлкәннәрнең: «Шешенә дә башлаган, исән генә булсын инде...» – дип шикле сөйләшүләрен ишеткәч, нәни йөрәгем ярылырдай булды. Тик нәрсә эшләргә? Өйдә тел өстенә салырдай бер ризык та юк. Бар булган йомырканы, кичтәнге һәм иртән сауган сөтне инәкәй заданиегә салырга алып китте. Ач елларның төп ризыгы – бәрәңге дә беткән, яңасы өлгереп җитмәгән. Әниле балаларның, ничектер, җан асрар җае табыла, ә менә күршем Тәлгать нәрсә эшләр?..
Мин бу вакыйганы үлгәндә дә онытмам: икенче як күршебез, яшьтәшебез Нәсимәнең әбисенә кемдер хәер итеп икмәк китергән. Шуның бер кисәген «чәлдереп» Тәлгать янына кереп киттек. Терелтәбез, янәсе.
– Кайдан алдыгыз моны? – дип сорады бездән күзеннән яшәү нуры сүнеп барган Тәлгать.
– Әбигә китергәннәр иде, шуны эләктердем, – диде Нәсимә бераз кыенсынып.
– Чирле әбиеңнең рәнҗешен алма, өч улын сугышта югалтты, алып чыгып кит, – диде малай. Хәлсез керфекләр йомылды. 
Таң атканчы ике дус малай һәм мин Тәлгать янында утырдык. Сызылып таң атты. Шунда башка бер уй килде. Нәсимәнең тәрәзәсен шакыдым, әнисенең каравылда куна калганын белә идем. Сүз әйтүче булмас. Нәсимә йокыга сак иде:
– Нәрсә, Тәлгать үлдеме әллә? – диде ул коты очып. – Минем апаем да өченче көн инде урыннан тормый. Теге кырдан җыйган бодай шаукымлы булган бугай.
– Әйдә, полевой җыенып чыкканчы, арыш басуына барыйк, башаклар тулышып килә, шуны алып кайтып Тәлгатькә куырып ашатыйк, – дим.
...Хәтерлисезме, арышларым: күлмәк терсәкләре кат-кат ямалган, яланаяклары чебиләп беткән ябык ике кызны? Әйе. Әйе, коңгырт чәчле, калын кара кашлы, озын торыйклысы мин, бөдрә чәче киезләнгән, күктәй зәңгәр күзле, ап-ак тәнендә зәңгәр кан тамырлары беленеп торган ябык кыз Нәсимә иде. (Җиде сыйныфны бетегәч, апаларына ияреп, Үзбәкстан якларына чыгып китте ул. Кабат авылга беркайчан да әйләнеп кайтмады).
Як-ягыбызга карана-карана башак өзәбез, бик куркыныч икәнен инәкәйләр кисәтеп кенә тора – бер кесә ашлык өчен төрмәгә утырта торган еллар иде. Башакны уып торырга куркабыз, байтак җыйдык без аны.
Без кайтып кергәндә Тәлгать уянмаган иде әле. И-и, ул башакны уып, табада кыздырулар, тимер кендек белән көйледә төеп, аш пешерүләр... Инәкәй аертылган сөт кертте, бик вак булса да, яшь бәрәңге «юллап» алдык, аш пешердек. Тәлгатебез яратып, рәхмәт укый-укый ашады. Кичкә таба тагын пешердек. Күрше-тирәдәге апалар да кайгыртып, киңәшләрен биреп, булышкалап торды. Халык бик бердәм, бер гаиләдәй тату иде бит ул чакларда. Тәлгать аякка басты. Укып «олы» кеше булды – летчик түгел, фәннәр кандидаты булды, Себердә нефть ятмаларын ачуда катнашты...
Рәхмәт сезгә, арышларым! Чал башын иеп, ник елый бу дисезме? Сугыш чоры балаларын гомерләре буе сагышлы хатирәләр озатып килә. Күңелләренә аз гына кагылдыңмы, ул моң-сагыш, күз яшьләре булып, чайкалып түгелергә генә тора. Менә мин дә кыштан әле яңа гына уянып чыккан сезгә – уҗым басуларына тыныч кына карый алмыйм: күңелем кабат сабый чакларга кайта... Быел менә тамырларыгыз бераз имгәнгән сыман, сулышымны өреп терелтер идем, мин бит сезнең алда олы бурычлы...
Газиз арышларым, мин сезнең янга башакка тулган чагында да, серкә очырып «уйнаганда» да киләм. Сез – сугыш көйдергән бала чагымның газиз истәлеге дә, йөрәгем ярасы да...
Шөкер, без тук бүген. Безнең инәкәйләр ач-ялангач килеш бер караңгыдан икенчесенә кадәр урак урган, көлтә бәйләгән, һәр карыш җирне маңгай тирләре белән сугарган басуларны бүген куәтле техника иңли. Шулай да, басу кырыена килеп басуга, күз яшьләрем үзеннән-үзе бәреп чыга. Мин кырлар түреннән бик кыска гомерле авыл җырчысы Тәслияттәйнең, авызына бер кәлимә ризык җыймыйча (һәр өйдәге 4-6 балага каптыралар иде үзләренә дигән ризыкны), иртә таңнан кырга килеп, бил турайтмый эшләгән инәкәйләрнең сагышлы җырларын ишеткәндәй булам. Ни хикмәт, басу яңгыратып, җырлый-җырлый эшлиләр иде бит алар.
Арышларым! Безнең инәкәйләрнең зарланган, сукранган чакларын ишеткәнегез булдымы? Юктыр шул. Без, өй тулы сабыйлар да, алардан зарлану сүзләре ишеткәнебез булмады. Өмет белән яши белделәр алар. Без, сугыш чоры балалары, әнә шул каһарман затлар үрнәгендә ил тоткасы булырдай кешеләр булып үстек. Буыннар ныклыгын, кальбебез сафлыгын, яшәү егәрлеген алардан гына түгел, сездән дә алдык без, арышларым! Рәхмәт сезгә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев