Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бассейнга Интернеттан да язылырга була

Круглое Поле поселогындагы «Акчарлак» бассейнына алдан язылуны касса аша гына түгел, ВКонтакте социаль челтәрендә булдырылган төркем – vk.com/public171666654 аша башкару мөмкинлеге дә бар. Әлеге төркемдә бассейн эшчәнлеге буенча яңалыклар белән хәбәрдар буласың. Шулай ук 49-33-48 номеры буенча шалтыратырга була. Билетны кулдагы акча белән һәм карта аша түләү мөмкинлеге бар.

Бассейн төрле ярышлар һәм чаралардан бушамый. Әйтик, күптән түгел биредә мәктәп укучылары арасында йөзү буенча район беренчелеге узды. Әлеге ярышларда 16 мәктәптән барлыгы 70 укучы катнашты. Ә шушы көннәрдә өлкән яшьтәгеләр арасында йөзү ярышлары үтте. Төрле авыл җирлекләренннән 18 команда, гомумән алганда, 40 кеше көч сынашты. Хатын-кызлар арасында беренчелекне Иске Дөреш авылыннан Янирә Әминова, ир-егетләр арасында Иштирәк авылыннан Илдус Җиһангиров яулады. Командалар арасындагы бәйгедә I урынга Биклән авылы җыелма командасы чыкты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев