Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкарылган эшләр күп, хәл итәсе мәсьәләләр дә байтак

Яңа Троицкий – районда иң эре авыл җирлекләренең берсе. Биредәге очрашуда район башлыгы Фаил Камаев та катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Юлия Рыбакова 2020 елда авылның социаль-экономик үсеше хакында сөйләде, 2021 елга планнар белән таныштырды.

Яңа Троицкий авыл җирлеге 9438 гектар җир били. Аңа Яңа Троицкий, Суровка, Күперле, Шөкрәле, Калиновка авыллары керә. Авыл җирлеге территориясендә җиде бакчачылык һәм бер дача ширкәте урнашкан. 1241 хуҗалыкта 3464 кеше яши. Авыл җирлегендә мәктәп, балалар бакчасы, ике фельдшер-акушерлык пункты эшли, китапханәсе, хореография залы, 170 урынлы тамаша залы булган мәдәният йорты бар, 15 сәүдә ноктасы халыкка хезмәт күрсәтә.
Территория көннән-көн үсә, күпләп яңа йортлар төзелә, шуңа бәйле рәвештә халык саны да арта. Җирлектә соңгы елларда бик күп күләмле эшләр башкарылды. Әйтик, авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы төзелде, мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды, заманча ял итү урыны – парк барлыкка килде. Хәл итәсе проблемалар, башкарылырга тиешле эшләр дә байтак: Яңа Троицкида Үзәк урамдагы юлга асфальт җәясе, балалар бакчасы, яңа ФАП төзисе, йортларга газ һәм су кертәсе бар, дип билгеләп үтте җирлек башлыгы. 


Авыл җирлегендәге иң зур проблема почта бүлекчәсендә эшләүчеләрнең берьюлы эштән китүләре белән бәйле. Хезмәткәрләр булмау бүлекчәне бөтенләй ябуга китерде. Әлеге мәсьәлә авыл халкын нык борчый. Суровкада яшәүче Рәшит Нәфыйков җыенда: «Хат ташучыларның эш хакы түбән, шуңа да анда кеше озак тоткарланмый. Почта бүлекчәсе эшләгәндә безгә уңайлы иде, барлык түләүләрне дә шунда башкардык. Без район газетасын яратып алдырабыз. Почта эшләмәгәч газетаны да үз вакытында укый алмыйбыз. Тиз арада бу мәсьәләне хәл итәсе иде», – диде ул авыл халкы исеменнән. Фаил Камаев Юлия Рыбаковага бу мәсьәләне озакка сузмыйча гына хәл итәргә кушты. «Россия почтасы»ның Яр Чаллы почта бүлеге башлыгы Тимофей Долголев, авыл халкына өмет биреп, почта хезмәткәрләренең эш хакы артачагын хәбәр итте.
Җыенда җәмәгать транспорты буенча да сораулар булды. Суровкадан Гөлнара Шәяхмәтованы шәһәргә йөрүче автобусларның расписаниесе канәгатьләндерми. Ул: «Ике студент балама да кайвакыт укырга өч сәгать алдан барырга туры килә. Укулар беткәч өйгә кайтканда да нәкъ шундый ук хәл кабатлана – алар өчәр сәгать автобус көтеп тора», – ди. Кызганыч, җыенда транспорт компаниясеннән кеше булмады. Район хакимияте башлыгы: «Автобус маршрутлары расписаниесе алдан билгеләнгән. Аны һәр кешегә туры килә торган итеп төзеп булмый. Шулай булса да уйларга кирәк: бәлки маршрутны үзгәртү мөмкинлеге бардыр. Сезнең сорауны, әлбәттә, контрольгә алачакбыз, – дип, бу проблеманы күз уңында тотачагын искәртте. 
Күпкатлы йортларда яшәү-челәр урамнарда яктырткычлар булмаудан зарланды. Яңа Троицкидан Лидия Чудаева: «Сигез йортка барлыгы ике генә фонарь янып тора. Яз, көз айларында караңгы була. Ә бит ул йортларда күбесенчә пенсионерлар яши. Ашыгыч ярдәм машинасының йортны таба алмыйча йөргән чаклары да булды», – ди. Бу мәсьәләне хәл итү идарәче компаниягә йөкләнде.
Интернет челтәре булмау авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен бүгенге көндә дә актуаль. «Без «Таттелеком» компаниясе белән эшлибез, Интернетны һава линиясе буенча кертергә планлаштырабыз, – диде район башлыгы. «Якын арада Суровкага Интернет кертүне планлаштырабыз. Ул 2021 елда башкарыласы эшләр исемлегенә кертелгән. Интернет челтәрен сузу җәй айларына ниятләнә. Тоташтыру бушлай булачак», – дип аңлатты «Таттелеком» компаниясе вәкиле Ринат Ибраһимов.
Җыен азагында хәрби комиссар Дамир Вәлиев армиядә хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Юлия Рыбакова җәмәгать тормышында актив катнашучы кешеләрне рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Лилия Водокшанова Шөкрәле авылы халкы исеменнән әле күптән түгел генә вазифасына керешкән Юлия Рыбаковага рәхмәт белдерде, аңа катлаулы эшендә таяныч булачакларын әйтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев