Баш табиб студентлар белән очрашты
Күптән түгел, Тукай районының баш табибы Мансур Потеев медицина көллияте студентлары белән очрашты.
Очрашуның төп максаты – район дәваханәсенә яшь белгечләрне җәлеп итү. «Дәваханәне, авыл ФАПларын кадрлар белән тәэмин итү бүгенге көндә көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора», – диде Мансур Алиевич һәм студентларга район дәваханәсендә эшләүнең уңай якларын санап үтте. Шулай ук ул дәваханәнең техник базасы, районда булган амбулаторийлар, ФАПлар һәм эшкә урнашкан яшь белгечләр өчен каралаган дәүләт ярдәме программалары турында да сөйләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев