Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Барыбыз да өмәгә

12 октябрьдә районкүләм өмә узачак. «Әлеге кампаниядән берәү дә читтә калырга тиеш түгел!» – дип кисәтте район башлыгы Фаил Камаев хужалык җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә.

Ул районда яшәүчеләрне, җәмәгать оешмаларын, хезмәт коллективларын, ветераннарны, мәктәп укучыларын генераль җыештыруда катнашырга чакырды. Район башлыгы аерым йорт тирәләренең ямьсез һәм ташландык хәлдә булуына борчылуын белдерде: үләннәр чабылмаган, чүп-чар ауный, коймалары пычрак… Кая аларның хужалары, ни өчен бу тәртипсезлеккә юл куялар? Андыйларга карата административ-техник комиссия җәлеп итәргә кирәклеге искәртелде. «Без цивилизацияле җәмгыятьтә яшибез. Рәхим итеп, тәртип-кагыйдәләрне үтик», – диде Фаил Камаев. Районның матбугат үзәге хезмәтенә һәм «Якты юл» газетасы коллективына газетада һәм социаль челтәрләрдә бу эшнең барышын яктыртып барырга йөкләде.
Санитар-экология икеайлыгы кысаларында шулай ук агач утырту да дәвам итәчәк. Администрация коллективы Подсолнухи поселогында агач утыртуда катнашачак. Яшелләндерү эшләре алдан кабул ителгән исемлек һәм проектлар буенча башкарыла.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X