Барыбыз да өмәгә!
Шимбә, 20 апрель көнне, Тукай районы территориясендә төзекләндерү hәм санитар чистарту буенча районкүләм өмә узачак.
Бу көнне барлык урыннарны чүптән арындыру hәм агачларны агарту күздә тотыла. Генераль җыештыруда бюджет оешмалары, авыл җирлекләре, предприятие коллективлары, шулай ук мәктәп балалары hәм студентлар актив катнашыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев