Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бармак очларым белән күрәм

15 октябрьдә дөньяда «Халыкара ак таяк көне»н билгеләп үтәләр. Икенче төрле халык арасында ул «сукырлар көне» буларак та билгеле. Бездә дә фани дөньяның гүзәллеген маңгай күзе белән күрә алмаучы, ләкин күңел күзе үткен булган райондашларыбыз яши. Сезне шундый яшь кешеләрнең берсе – Бәтке авылында гомер итүче Булат Мансуров белән таныштырырга телибез.

– Без өйдә ял көннәрендә һәм кичен генә булабыз, – дип җавап бирде безгә егетнең әнисе Эльвира Гыйндуллина, телефоннан сөйләшкәндә. – Чөнки Булат шимбәгә кадәр мәктәпкә укырга йөри, – диде ул.

Шуңа күрә, Бәтке авылына без кич белән юл тоттык. Заречная урамының иң ахырында урнашкан йортларның берсе янында каршы алды да инде безне Эльвира ханым.


– Сез килгәнче казларны куып алып кайтам, дип чыккан идем менә. Әйдәгез, эчкә узыйк, – дип ул безне йорт эченә дәште. 

Чәнти бармак кадәрле

– Без ирем белән икебез дә Чаллыда туып-үскән кешеләр. Моннан 20 ел элек  Филипп белән шәһәрдән китеп, Бәткегә кайтып яши башладык. 2005 елда Булатыбыз туды. – дип сүзен дәвам итте Эльвира Гыйндуллина.

Булат вакытыннан алда, 2526 атналык булып туа. Хәер, табиблар аның тууын башта танымыйча: «соң вакытта көмән төшү» сүзләре белән ананың йөрәген телгәлиләр. Ләкин, 39 сантиметр буйлы, 980 грамм авырлыктагы сабый тормыш итәгенә бар көче белән ябышып, яшәргә тырыша. Аны ике ай буена Чаллы шәһәрендә реанимациядә тоталар, аннары хәле начарлангач, Казан табиблары килеп, малайга катлаулы операция ясыйлар. Аны авыр хәлдә булган килеш, республика башкаласына җибәрәләр. Казан медиклары баланы әнисеннән аерып ике ай тәрбиялиләр. Соңрак, 2005 елның июнендә нәни Булатны әнисе белән бергә салалар. Шул рәвешле, Эльвира ханым улы белән биш ай дәвамында сырхауханә диварларын үз йортыдай күреп яши.

– Табиблар миңа: «Балагыз үзе йөри, утыра, сөйләшә алмый торган, зәгыйфь акыллы булачак», – дип кисәтсәләр дә, мин бу хакта иремә башта бер сүз дә әйтмәдем. Безне өйгә кайтарып җибәрер алдыннан гына Филиппка улыбызның күрмәячәге турында сөйләдем. Калганы турында әйтеп тормадым, – дип, дәвам итте Эльвира Гыйндуллина.

Ләкин Филипп хатынының сүзеннән куркып, югалып калмый. «Нишлисең инде хәзер? Ул бит безнең бала, без аны барыбер яратачакбыз. Язмышыбыз шул,» – дип, хәләл җефетен тынычландырып, йөрәгендә өмет уята. 

«Аша улым, аша...»

Иренең бу сүзләрен ишеткәнче, Эльвира ханымга улының гомере өчен куркуына каршы төшеп янә бер көрәшеп 
алырга туры килә. Казанга килеп, Булатны беренче тапкыр кулга алгач, аның ясалма сулыш аппараты аркылы сулаганын, чыбыклар аша тукланганын күрә.

– Я улым, син үзең ашыйсың, я сиңа бу тормышта авыр булачак, – дип, Эльвира ханым иң башта туклану өчен кирәкле чыбыкларны алып ташлый, аннары, икенче көнне ясалма сулыш аппаратын да сүндереп куя.

Ни могҗиза, бала авырсынып булса да суларга, күкрәк сөте ашарга керешә. Ана кешенең шулай кыланганын күргән башкала табиблары башта: «Нишлисез сез? Без бит ул бала өчен ничә ай көрәшәбез!» – дип шаккатсалар да, Булатның мөстәкыйль рәвештә күкрәк имгәнен, сулаганын күреп гаҗәпсенәләр, «Әниләр генә мондый могҗизаны тудырырга сәләтледер,» – дип, өстәп куялар.

Бәткегә кайтканнан соң, Булатның беренче өч ел тормышы өй белән сырхауханәләр арасында уза. Улының үз аягында йөри алмасына, башын да тота алмаячагы белән килешмичә, Эльвира Гыйндуллина янә бирешми. –

Минем сырхауханәдә авыру балалар белән эшләүче таныш массаж ясаучым бар иде. Шуның белән килешеп, Булатны аның янына йөртә башладым. Массаж ясаганда баланың кычкырып елаганына йөрәк сыкраса да, моның шулай кирәк икәнен аңлый, белә идем. Ике атнадан нәтиҗәсен күрә башладым. Бер яшьлек бала ниһаять башын яхшылап тота башлады, ә ярты елдан соң улыбыз үз аягына торып басты, – дип искә ала үткәннәрне Эльвира апа. 

Кешене исеннән, тавышыннан истә калдыра

Күрмәүче кешеләр әйләнә дөньяны куллар, ис сизү, ишетү кебек башка сиземләү органнары аша танып-беләләр. Кайвакыт, шул тоемлаулары белән алар күзле кешеләрне дә уздырып җибәрәләр. Менә Булат өчен дә аның колагы, борыны, куллары күзләрне алыштырган көчле ярдәмчеләр.

– Сәлам, Булат! Хәлләрең ничек? – дип, кул биргәч тә, унҗиде яшьлек егет учымны ике куллап тота, аны сыйпый, тавышны тыңлый.

– Хәлләр әйбәт, – дип җавап бирә Булат һәм исемемне берничә такыр кабатлый. Ул шул рәвешле кешенең исемен, гомумән, кешенең үзен истә калдыра. Кунак кешедән килгән ис тә аңа бу эштә ярдәм итә.

Егетнең хәтере чыннан да яхшы. Ул балалар бакчасында булган тәрбиячеләрнең, м ә к т ә п т ә э ш л ә ү ч е укытучыларның, өйләрендә бер генә тапкыр кунак булган кешенең дә исемен хәтерли. Әнисе: «Теге кешенең исеме ничек әле? Ә фәлән-фәлән ни исемле?» – дип сорау биргәндә, ул ике уйлап тормый җавап бирә.

«Тагын кунакка килегез!»

Булатның иң яраткан шөгыле – телевизордан сәясәт темасына булган һәм күңел ачуга багышланган телетапшыруларны “карау”ягъни тыңлау икән һәм велосипедта юлны күрмичә дә йөрү. Ләкин ни кызганыч, яшәгән урамнарында юл начар, чокырлы-чакырлы булганга, ул аннан велосипедта уза алмый. Шөкер, мәрхәмәтле кешеләр үткән ел Булатка велотренажер бүләк иткәннәр һәм ул аңарда теләгән вакытта шөгыльләнә икән.

Шулай да, егетнең иң яратканы – кешеләр арасында булу, аралашу. Эльвира ханым әйтүенчә, ул кунаклар килгәнне көтеп кенә тора, өйдә яңа тавышлар яңгырауга бик сөенә. Мәктәпкә дә егет яратып бара.

– Мәктәптә ул барысы белән дә аралаша, яхшы мөнәсәбәттә тора. Улыбызның холкы бик тыныч, ул йомшак күңелле, бик назлы бала. Аны үзен дә сыйныфташлары, мөгаллимнәре ярата, – ди Булатның әнисе.

Сәгатьтән артык Булат һәм аның әнисе Эльвира ханым белән аралашып, китәр вакыт җиткәндә, Булат безне янә кулдан тотты да:

– Сез апалар тагын кунакка килегез, – дип, елмаеп озатты. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев