Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Балкыш»та кышкы смена

 Кышкы каникуллар вакытында «Балкыш» лагеренда өлкән сыйныфларда укучы сәләтле балалар өчен «Кышкы уеннар» дип аталган социаль-педагогик программаның кышкы сменасы узды. Анда район мәктәпләреннән 75 бала шөгыльләнде. 

Лагерьда ял итүчеләрнең һәр көне кызыклы һәм файдалы үтте: балалар көннең яртысында уку белән, ә икенче яртысында иҗади эшләр белән шөгыльләнделәр. Сменада һәркем математика, рус теле кебек юнәлешле фәннәр буенча аттестациягә әзерләнүдә белемнәрен тикшерә, ныгыта алдылар. 
  Сменаның иҗади өлешендә исә балалар чын мәгънәсендә ял иттеләр, күңелле, онытылмас кичерешләр белән яшәделәр. Алар Раштуаны бәйрәм итүдә катнаштылар, якын кешеләренә үз куллары белән бүләкләр дә ясадылар. Шулай ук тимераякта, чаңгыда шудылар, театральләштерелгән, интеллектуаль һәм рольле уеннарда катнашып, күпсанлы иҗади түгәрәкләрдә шөгыльләнделәр. 
 Лагерь сменасында иң көтелгән вакыйгаларның берсе Раштуа балы булды. Тантаналы вальс салмак күңелле биюләргә алышынды, бәйрәм үтә күңелле узды. Балалар үзләре дә, аларның әти-әниләре дә уздырылган чаралардан һәм, гомумән, лагерь сменасыннан канәгатъ калдылар.     

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев