Балкышта күңелле һәм рәхәт
Бу атнада мәктәп укучыларының тугыз көнлек язгы каникуллары башланып киттте. Һәм әлбәттә, һәр ата-ана балаларның бу вакытны файдалы, күңелле уздыруларын тели. Кемдер баласын кунакка шәһәргә, авылга, ераграк яшәүче туганнарына, әби-бабайларына, ә икенчеләр ял лагерларына җибәрә. Ял лагерлары дигәннән, бу атнаның дүшәмбесендә районыбызның «Балкыш» лагере укуда алдынгы булган сәләтле балалар өчен янә үзенең ишекләрен ачып җибәрде. Без дә анда чәршәмбе көнне булып, балалар белән аралашып кайттык әле.
– Безнең лагерь сменасы 28 марттан 3 апрелгә кадәр эшлиячәк. Инженер-техник юнәлештәге бу сменада барлыгы 75 бала ял итә. Кече, урта һәм олы яшьтәге балалар өч отрядка бүленгән. Алар белән 6 вожатый һәм бер педагог-оештыручы шөгыльләнә. Көннең бер яртысында алар килгән педагоглар белән математика, физика кебек фәннәр буенча укулар узалар, ә көннең икенче яртысы исә иҗади эшләрдә, алган белемнәрен практикада куллану белән уза. Әйтик кичәге укулардан соң, бүген без Казан федераль университетының Алабуга шәһәрендәге филалына барып кайттык. Анда урнашкан «Фәнни коллаборация йорты»нда балалар мультфильм геройларын үз куллары белән ясап, аннары аларны махсус программада тереләндереп, мультфильмнар төшерергә, ә олырак яшьтәге кызлар-малайлар сайтлар ясарга өйрәнделәр, – дип сөйләде безгә «Балкыш» лагере директоры Әлфия Шәйдуллина.
Әлфия Робертовна белән коридорлар буйлап китәбез. Балалар ял вакытлары тәмамланып, йокыларыннан уянып кына киләләр әле. Алар чыкканчы стендларга урнаштырылган көн режимы, ашханәдәге көнлек меню белән танышып чыгам. Балаларны биредә биш тапкыр сөттә пешкән боткалар, ит котлетлары, аш, яшелчә салатлары, балык, кондитер эшләнмәләре белән сыйлыйлар, компотлар, кесәл, сок, сөтле эчемлекләр бирәләр. Кыскасы, балалар көненә биш тапкыр бар кирәкле витаминнары булган файдалы ризык белән туклана.
Ул арада лагерь вожатыйлары булган, Алабуга педагогия институтында белем алучы студентлар белән дә сөйләшеп алырга өлгерәбез.
– Мин башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеге буенча укыйм, беренче курсны тәмамлап киләм, – ди 18 яшьлек Валерия Кашина. – Минем өчен бу беренче эш тәҗрибәсе. Үзем җитәкләгән отрядтагы малалайлар-кызлар белән тиз уртак тел таптым, шуңа бик сөенәм, – ди Валерия.
Ә менә аның вожатыйлык буенча хезмәттәше, 24 яшьлек Даниил Заглядин балалар белән эшләүдә шактый тәҗрибә туплаган.
– Мин балалар лагерында инде өченче тапкыр эшлим. Валерия кебек Алабуга институтында укыйм, бер елдан соң физик культура, тормыш иминлеге нигезләре фәннәре буенча укытучы булып чыгачакмын. Үземә биредә бик ошый, балалар да, педагоглар да бер-берсенә ихтирам белән карыйлар, хөрмәт итәләр, – дип сөйли Даниил.
Чыннан да, ял итүче балаларның елмаюларына, бер-берсе белән көлешеп, уйнап йөргәннәрен күргәч тә, «Балкыш» та аларга күңелле һәм кызык икәненә чын күңелдән ышанасың.
Вставка:
«Балкыш» лагерында ял итүче балалар яллары турында ниләр сөйли соң?
Темури Дзидзигури, 13 яшь, Новотроицкое авылы: “Биредә мин беренче тапкыр гына ял итмим. Иң рәхәте: моннда өйдәге кебек дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә. Вожатыйларыбыз бик яхшы, алар белән без бик дус”.
Лилиана Садикова, 12 яшь, Новотроицкое авылы: «Балкыш»ка мине дус кызым һәм сыйныфташым Дарина Бабушкина алып килде. Ул әлеге лагерда җәй көне ял иткән иде, бик ошатты. Урын булгач, мин дә аңа ияреп, язгы каникулларымны биредә уздырырыга булдым. Беренче көннән үк яңа дуслар таптым, бик күңелле яшибез».
Камил Миңнегәрәев, Татарстан поселогы: «Мин дә бу лагерда беренче тапкыр гына ял итмим. Аягымны сындырган булсам да, аптырап тормадым язгы сменага килергә булдым. Биредә танышкан дусларым белән без каникул саен «Балкыш» сменасында очрашырга тырышабыз. Без һәммәбез дә биредә бер зур, тату гаилә кебек».
Алсу Тимерханова
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев