«Балкыш» эшен башлады
22 марттан Иске Дөреш авылындагы «Балкыш» лагере язгы сменасын ачты.
Бу юлы ул фәнни-табигый юнәлештә эшли. Лагерьга район мәктәпләреннән 80 бала йөри. Алар белән мәктәп укытучылары һәм мәгариф бүлеге белгечләре шөгыльләнә. Буш вакытта төрле күңел ачу чаралары, спорт уеннары уздырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев