«Балкыш» лагеренда хәрби-патриотик смена: көч, белем һәм рух!
Вакыйгаларга һәм очрашуларга тулы смена узды.
26 мартта сменада катнашучылар өчен корал күргәзмәсе оештырдылар, анда алар төрле коралларны күреп кенә калмадылар, ә аларның тарихын да белделәр. Балалар лазертаг уйнадылар — бу истә калырлык бүләк булды!
27 март көнне легендар «Аҗаган» уены башланды. Яшь сугышчылар үзләрен төрле сынауларда күрсәттеләр:
- Строй әзерлеге
- Ут рубежында атыш
- АК-74 автоматын җыю һәм сүтү
- Тарих буенча викторина
Чарада мәртәбәле кунаклар катнашты:
– Чик буе гаскәрләре ветераннары һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар («Барс "ДШМГ" ТИО)
– «Юнармия»нең җирле бүлеге вәкилләре
– Тормыш иминлеге нигезләре һәм район мәктәпләренең физкультура укытучылары.
«Балкыш» лагере әлеге чараларны оештыруда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт сүзләре белдерә! Сезнең ярдәм белән балалар хәрби-гамәли сәнгать дөньясына чумдылар һәм Россиянең героик үткәне һәм бүгенгесе турында күбрәк белделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев