Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланы вакытында сөннәткә утыртмасаң, ни була?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Кеше үзенең табигате буенча биш төрле гамәлгә мохтаҗ: сөннәтле булырга, тырнак кисәргә, култык асты һәм касык йоннарыннан арынырга, мыегын кыскартырга", – дип әйткән.

Сөннәткә утыртуның нигезендә - сәламәтлек. Баланы кайчан сөннәткә утыртырга? Ир баланы үз акылында булган, өлгергәнлек яшенә җиткәнче сөннәткә утыртырга кирәк. Бу мөкәлләф яше дип атала. Ләкин соңрак сөннәткә утырту да тыелмаган, дип яза "Дин вә мәгыйшәт".

Ни өчен сөннәткә утырту белән сузарга ярамый? Моны Ислам гына түгел, медицина да куша. Сөннәткә иртә утыртсалар, җенси органнарда рак авыруы килеп чыкмый. Сидек юлларында инфекция барлыкка килү очрагы 11 тапкыр кими. Моны Американың хәрби госпиталь табиблары ачыклаган.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ирләрнең дә, хатын-кызларның да җенси органнары авырулары еш кына ир кешенең җенси әгъзасының читендә булган ит кисәгенә төрле инфекция (бактериологик, стафилококк, гонорея һ.б.) эләгүдән килеп чыга.

Шуңа күрә балагызны сөннәткә утырту белән сузмау хәерле.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев