Балаларның күңелен күрделәр
Атна башы матур вакыйгаларга бай булды.
Шуларның берсе дүшәмбе көнне, Кече Шилнә җирлегендә узды. Чаллы шәһәре һәм Тукай районы эшмәкәрләре, район җитәкчелеге белән берлектә биредә вакытлыча мобилизация буенча махсус хәрби операциягә киткәннәрнең балалары өчен хәйрия чарасы үтте.
Бу көнне Белоус поселогында урнашкан кафеда районның төрле мәктәпләреннән килгән 60тан артык балалар өчен махсус күңел ачу программасы, аш өстәле оештырылган иде. Шулай ук укучылар кафе территориясендә урнашкан кечкенә зоопаркта экскурсиядә дә булдылар. Биредә страуслар, тавис кошлары, куяннар, төрле токымлы песиләр, кошлар, башка төрле хайваннарны күрергә була иде. Алай гына да түгел, кайберләрен сыйпап, назлап алырга да рөхсәт иттеләр. Әлеге экскурсия вакытында кафе, кибет һәм зоопаркны үзе эченә алган комплекс директоры Светлана Слюсаренконың кызы Надежда балаларга һәр җәнлек, кош турында сөйләп, аларның гадәтләре белән таныштырды. Шулай ук теләүчеләр кечкенә кунакларны каршы алган зур куян курчагы белән дә рәхәтләнеп фотога төштеләр.
– Тукай районында эшләүче эшмәкәрләр районнан вакытлыча мобилизация буенча киткән ир-егетләребезнең балалары өчен хәйрия чарасын оештырырга тәкъдим иткәч, әлеге инициативаны берсүзсез, сөенеп кабул иттек. Балаларның күңелен күреп, аларга бәйрәм бүләк итүче иганәчеләребезгә рәхмәт әйтәсе генә килә, – диде чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин.
Экскурсиядән соң, һәммәсе дә чәй өстәле артында җыелдылар. Танылган артистлар катнашындагы концерт программасы алдыннан балаларны Айрат Рафак улы белән бергә «Партия Роста» сәяси партиясе депутаты Руслан Нигъмәтуллин да сәламләде. Алар кечкенә кунакларга якты теләкләр әйтеп, бәйрәмнең күңелле узуын теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев