Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ба­ла­лар­ны яра­там!»

«Ел­лар уз­ган са­ен, эшем­нең ка­де­ре ар­та», – ди «Ко­ло­сок» ба­ла­лар бак­ча­сы тәр­би­я­че­се Ре­зи­дә Зәй­нул­ли­на.

Ке­че Шил­нә­дә­ге «Ко­ло­сок» бак­ча­сын­да җан­лы­лык хө­кем сө­рә, төр­кем­нәр­дә ба­ла­лар­ның шат аваз­ла­ры, җыр-му­зы­ка яң­гы­рый. Би­на эче­нә узу­га, як­ты­лык, чис­та­лык бөр­ке­лә. Бак­ча көн­дә­лек тор­мыш бе­лән яши. Ме­нә нә­ни­ләр­нең бер төр­ке­ме та­тар те­лен өй­рә­нү бүл­мә­сен­дә. Алар би­ре­гә бик те­ләп йө­ри­ләр, чөн­ки тәр­би­я­че апа­ла­ры кы­зык­лы уен­нар оеш­ты­ра, мульт­фильм­нар күр­сә­тә, җыр­ла­та. Шул рә­веш­ле та­тар­ча сөй­лә­шер­гә өй­рә­тә. «Апа» дип үз янын­да бө­те­ре­лү­че са­бый­лар­ны бик яра­та Ре­зи­дә Ва­си­лов­на. Ярат­ма­саң, өч дис­тә ел­дан ар­тык ба­ла­лар бе­лән эш­ләп тә бул­мый тор­ган­дыр. 
Ри­зи­дә Зәй­нул­ли­на Ке­че Шил­нә­дә­ге ба­ла­лар бак­ча­сы­на эш­кә 1988 ел­да кил­гән. Яс­ле груп­па­сын­да эш­ли баш­ла­ган. Һө­нә­ри уку йор­тын кы­зыл дип­лом­га тә­мам­ла­ган. Бы­ел­гы уку елын­да ул ин­де юга­ры ка­те­го­ри­я­гә ат­тес­та­ция узар­га әзер­лә­нә. 
Ул – та­тар те­лен өй­рә­тү­че тәр­би­я­че. Тәр­бия эше­нең шу­шы тө­ре­нә Ре­зи­дә Ва­си­лов­на 2001 ел­да алын­ган. Баш­лап җи­бә­рү авыр бул­ган, бил­ге­ле, чөн­ки прог­рам­ма­лар, ме­то­дик кул­лан­ма­лар, эш­лән­мә­ләр бул­ма­вы үзен бик сиз­дер­гән. Хә­зер­ге ва­кыт­та рус ба­ла­ла­ры­на та­тар те­лен өй­рә­тү өчен чык­кан прог­рам­ма бу­ен­ча эш­ли. 
«Бү­ген та­тар ба­ла­сы­на да та­тар те­лен өй­рә­тер­гә ту­ры ки­лә – шу­ны­сы ая­ныч», – дип тел яз­мы­шы өчен бор­чы­ла Ре­зи­дә ха­ным. Шул ук ва­кыт­та рус тел­ле га­и­лә­ләр­дә үсү­че ба­ла­лар­ның да яра­тып шө­гыль­лә­нүе өчен сө­е­нә.  «Төр­кем­дә бө­те­не­се бер­гә, чын та­тар ба­ла­ла­ла­ры бе­лән ае­рым эш­лә­мим, тик алар­дан күб­рәк­не өмет итәм. Рус ба­ла­сы­на да күб­рәк би­рә­сем ки­лә, һәм алар­ның уңы­шы­на кү­ңе­лем бу­ла», – ди. 
Ба­ла­лар өч төр­кем­дә тәр­би­я­лә­нә. Ре­зи­дә Ва­си­лов­на һәр­кай­сы бе­лән ат­на­га өч тап­кыр шө­гыль­лә­нә. Зур­лар, мәк­тәп­кә әзер­лә­нү­че­ләр бе­лән ае­рым, көн дә­ва­мын­да да ара­ла­шу, үт­кән те­ма­лар­ны ка­бат­лау мөм­кин­ле­ген та­ба. Әле та­тар те­лен өй­рә­нә баш­ла­ма­ган нә­ни­ләр – яс­ле төр­ке­ме бар. Ир­тән ке­реп, алар бе­лән та­тар­ча исән­лә­шеп, сөй­лә­шеп чы­га.
Тел­гә өй­рә­тү­дә бү­ген­ге көн­дә иң киң кул­ла­ны­лу­чы ча­ра – ул уен­нар. Ба­ла уен­нар аша тел­не өй­рә­неп ке­нә кал­мый, дөнь­я­ны да та­нып бе­лә. Ре­зи­дә Зәй­нул­ли­на да үз эшен­дә күб­рәк уен­нар­га та­я­на. Бул­ган­на­ры өс­те­нә яңа­ла­рын та­бу өчен тук­тау­сыз эз­лә­нә. «Элек­ке­ге бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да, эш җи­ңел­рәк. Баш­та­гы ел­лар­да кул­лан­ма әс­бап­лар юк, рә­сем­нәр та­бу да проб­ле­ма иде бит. Хә­зер ул ягы җи­ңе­ләй­де. Ра­йон мә­га­риф ида­рә­сен­нән тә­э­мин итеп то­ра­лар. Уз­ган уку елын­да әки­ят­ләр җы­ел­ма­сы кайт­ты.  Маг­нит­лы так­та­да ба­ла­лар үзен­чә­лек­ле те­атр ку­я­лар. Бы­ел­гы җәй­дә Мин­зә­лә­дә курс­лар­да укып кайт­тым. Шун­да та­гын бик кы­зык­лы уен­нар туп­лан­ма­сы күр­гән идем, аңа за­каз бир­дек. Төр­лән­де­рә­се ки­лә бит. Ба­ла­лар­ның кы­зык­сы­нуы ки­ме­мә­сен өчен бик ки­рәк ул әс­бап­лар», – ди Ре­зи­дә ха­ным. Ул үз эше ту­рын­да ма­вы­гып сөй­ли. Һәр төр­кем­гә ту­ры ки­лер­дәй мульт­фильм­нар, ау­ди­о­ди­склар кул­ла­ну, тех­ник ча­ра­лар бе­лән эш­лә­ү­нең уңай­лык­ла­ры, бө­ек ша­гыйрь­ләр Габ­дул­ла Ту­кай, Му­са Җә­лил, Алек­сандр Пуш­кин иҗа­ты бе­лән та­ныш­ты­ру өчен ат­на­лык­лар үт­кә­рү – бо­лар ба­ры­сы да ба­ла­да та­тар те­ле­нә ка­ра­та кы­зык­сы­ну уя­ту өчен эш­лә­нә. 
Яра­тып эш­лә­гәч, нә­ти­җә дә әй­бәт бу­ла. Ре­зи­дә  Зәй­нул­ли­на  рес­пуб­ли­ка, му­ни­ци­паль кон­курс­лар­да да­и­ми кат­на­шып ки­лә. Үзе ге­нә тү­гел, аның тәр­би­я­сен­дә­ге ба­ла­лар да бәй­ге­ләр­дә һәр­ва­кыт приз­лы урын­нар­ны ала­лар.  Шул нә­ти­җә­ләр­гә ти­еш­ле бәя би­рел­сә, хез­мә­тең­нең ки­рәк­ле­ген, мө­һим­ле­ген кү­реп кү­ңел үсә. Ре­зи­дә Зәй­нул­ли­на­ның күп ел­лык ты­рыш хез­мә­те ла­ек­лы бә­я­лән­де: бы­ел­гы ав­густ кон­фе­рен­ци­я­сен­дә ул Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы мә­га­риф һәм фән ми­нис­тр­лы­гы­ның «Мә­га­риф­тә­ге ка­за­ныш­ла­ры өчен» күк­рәк бил­ге­се бе­лән бү­ләк­лән­де.  
Хез­мә­тең­нең нә­ти­җә­се кол­лек­ти­вы­ңа җи­ңел­лек тә ки­тер­сә, бу ин­де ае­ру­ча ка­нә­гать­лек би­рә. Аб­ру­ең­ны да кү­тә­рә. «2015 ел­да без­нең «Ко­ло­сок» би­линг­валь ба­ла­лар бак­ча­ла­ры ара­сын­да үт­кә­рел­гән кон­кур­ста кат­на­шып грант­ка ия бул­ды. Әле­ге җи­ңү­дә Ре­зи­дә Ва­си­лов­на­ның өле­ше бик зур. Грант хи­са­бы­на бак­ча­ның мат­ди-тех­ник ба­за­сын ны­гы­ту мөм­кин бул­ды, – ди «Ко­ло­сок»ның мө­ди­ре Алия Вил­да­но­ва. – Кол­лек­ти­вы­быз­да шун­дый ке­ше эш­лә­ве – без­нең ба­ры­быз өчен го­рур­лык. Ан­нан бер ге­нә мәр­тә­бә дә «юк» ди­гән сү­зне ишет­кән юк. Яр­дәм­чел­ле­ге, күр­кәм хол­кы бе­лән ара­быз­да аб­руй яу­ла­ган хез­мәт­тәш­лә­ре­без­нең бер­се. Аның тәр­би­я­сен алып үс­кән яшь­ләр хә­зер әти-әни­ләр бу­лып ба­ла­ла­рын бак­ча­га алып кил­де­ләр. Алар да Ре­зи­дә Ва­си­лов­на­ны бик их­ти­рам итә­ләр. Авыл җир­ле­ген­дә кү­мәк бәй­рәм­нәр, Са­бан туй­ла­ры ан­нан баш­ка үт­ми. Бак­ча­быз өчен ге­нә тү­гел, җир­ле­ге­без өчен дә бик ки­рәк­ле ке­ше ул». 
Ре­зи­дә Зәй­нул­ли­на кү­ңе­ле куш­кан­га эш­ли. Ба­ла­лар­ны, эшен бик яра­та. Ир­тән бак­ча­га шат­ла­нып ба­ра, чөн­ки ан­да шат, кө­ләч йөз­ле са­бый­лар, мө­ла­ем хез­мәт­тәш­лә­ре кө­тә аны. Һәр көн ир­тән ба­ла­лар­ны, әти-әни­лә­рен исән-сау кү­рү, та­тар те­лен­дә алар­ны сә­лам­ләү – тәр­би­я­че өчен зур бә­хет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев