Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар туган ил тарихын яхшы беләләр

Президент грантлары фонды ярдәме белән “Эзтабарлар” яшүсмерләр клубы әзерләгән проектны гамәлгә ашыру кысаларында “Гиндукуш” хәрби дан музеенда Ватаныбыз тарихында иң мөһим датаны – Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан «Тарих эзләре буенча» дигән тарихи викторина узды.

Викторинада «Эзтабарлар» яшүсмерләр клубына йөрүчеләр илебезнең данлы үткәне, геройларыбызның батырлыклары, халкыбызның сугыш елларындагы фидякарьлыгы турында сөйләштеләр. Бу чара Ватанга карата тирән мәхәббәт, аңа хезмәт итәргә һәм якларга әзерлек, илебезнең горефгадәтләренә һәм бай мәдәниятенә кушылу кебек патриотизм хисләрен үстерергә ярдәм итте. Викторина сорауларының эчтәлеге катнашучылардан исемнәрне, төшенчәләрне, даталарны белүне, тарихи вакыйгалар арасында бәйләнеш урнаштыруны, билгеле фактларны билгесез фактлар белән бәйләүне, нәтиҗәләр ясауны таләп итте.

Балалар үзләренең эрудицияләрен күрсәттеләр, команда рухын тойдылар. Аларның шулай илебез тарихын тирәнтен белүләре куанычлы. Уен тәмамлангач, катнашучылар барысы да грамоталар алды.

Резидә Гарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев