Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар мультфильм ясый

«Татармультфильм» студиясе рәссам-аниматорлары чираттагы тапкыр районга килде. Узган ел алар Кнәз мәктәбе укучылары белән очрашса, бу юлы мондый чара Бәтке мәктәбе укучылары белән үткәрелде. Балалар республика үсеше, аның киләчәге турындагы «Татарстан гасыры» проектына үз рәсемнәрен тәкъдим итте.

«Татарстан гасыры» анимацион проекты 2017 елдан тормышка ашырыла. Проектта Казан, Яр Чаллы шәhәрләре hәм республиканың 43 районы катнаша. Тукай районы да шулар арасында. 
– Төп максатыбыз – мәктәп укучылары арасында сәләтле балаларны ачыклау hәм инде, иң мөhиме, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында «Татарстан гасыры» белем бирү проектын гамәлгә ашыру. Проект нигезендә балалар рәсемнәре буенча зур милли мультипликация фильмы төшереләчәк. Шунысы куанычлы – проектта катнашучылар саны елдан-ел арта, – дип сөйли проект турында «Татармультфильм» студиясе рәссам-аниматоры Наталья Кочергина.
Студия вәкилләре белән очрашуда Бәтке мәктәбенең өченче, дүртенче, бишенче hәм сигезенче сыйныф укучылары катнашты. Барлыгы – 35 бала. Очрашу барышында яшь рәссамнарга анимацион фильм ясау буенча мастер-класс күрсәтелде, балаларга Татарстан турында видеоролик тәкъдим ителде. Соңыннан укучыларга КАМАЗ hәм аның белән бәйле булган сурәт ясарга кушылды.
Балалар зур кызыксыну белән эшкә кереште. Һәрберсенең рәсем ясауга үз карашы, үз алымы, үз сере. 
– Минем мондый проектта катнашуым беренче тапкыр. Югыйсә, рәсемнәр ясарга бик яратам. Бүген мин рәсемем мультфильмга керсен иде дигән теләк белән килдем. Башта рәсемемне чынбарлыктагыча ясарга уйладым. Аннары, үзенчәлеклерәк булсын дип, фантастик алымнар кертергә булдым, – дип уй-фикерләре белән бүлеште креатив карашлы Григорий Лукшин.
Алина Мисалова да проектка килү максаты белән уртаклашты. Ул узган ел Кнәз мәктәбе укучысы Яна Ямалтдинованың әлеге проектта катнашып GPS сәгать-телефон белән бүләкләнгәнен ишеткән булган.
– Республика күләмендә узучы бу зур проектта мин дә катнашып карарга булдым. Үземне сынап карыйм әле, бәлки миңа да бәхет елмаер, – диде кыз.
– Иң яхшы дип табылган эшләр мультфильмга керәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү hәм анимацион фильмны аларга тәкъдим итү сентябрь аенда узачак, – ди «Татармультфильм» студиясе вәкиле Дарья Молотникова.
Проекта катнашырга теләүче барлык 7-15 яшьлек балалар республика үсеше, аның киләчәге турындагы шигырьләрен hәм рәсемнәрен 1 майга кадәр «Татармультфильм» студиясенең konkurs@вектатарстана.рф электрон адресына җибәрә ала.
– Балаларның иҗат җимешләрен көтеп калабыз, – ди «Татармультфильм» студиясе рәссам-аниматоры Наталья Кочергина.

Реклама

Мәгълүмат өчен:
2017 елда «Татармультфильм»га республика шәһәрләре һәм районнары герблары турында 2500дән артык рәсем һәм 500дән артык шигырь бирелгән.
2018 елда Татарстан Республикасы районнарының, бистәләрнең һәм шәһәрләренең мәдәни-тарихи, архитектура объектлары һәм табигый истәлекле урыннары турында 3500дән артык рәсем һәм 1200гә якын шигырь тәкъдим ителгән.
Мультфильм төзүдә балаларның катнашуы буенча 2017 елда рекордлы сан теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев