Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар кар сыннары ясый

Яңа поселогы мәктәбенә килүчеләрне ишегалдында Кыш бабай белән Кар кызы каршы ала. Алар белән бер рәткә әкият һәм мультфильм геройлары да тезелеп баскан. 

Бу сыннарның барысын да, дәресләрдән бушагач, балалар үзләре ясый. Әнә, бишенче сыйныф укучылары соңгысын әвәләп бетереп киләләр. Яңа елның төп символлары – Кыш бабай белән Кар кызы өчен унберенче сыйныфлар җаваплы икән. Башка сыйныфлар да үзләре сайлаган әкият геройларын кардан әвәләп ясый һәм матур төсләр белән бизи. «Беренче, икенче сыйныфта укучыларга әти-әниләре дә булыша, чөнки аларга кыенрак әле. Ә өченче, дүртенчедән башлап үзләренә тырышырга кирәк була. «Балалар бик теләп эшли. Быел карның аз булуы гына бераз комачаулый», – ди башлангыч сыйныф укытучысы Наталья Әхмәтсафина. 
Мәктәпнең хоккей корты да әзер, тимераякчыларны көтә.  
Мәктәп укучылары поселок-ның ял паркына да Кыш бабай, Кар кызы һәм башка төрле әкият геройлары ясап куйганнар. Педагоглар хәзер паркны бизәп торучы бу сыннарның төзеклеге, бөтенлеге өчен бераз борчылалар. Кичке сәгатьләрдә аларны сакларга да чыгалар. Дежурлыкка укытучылардан соң башка учреждение һәм оешмалар җәлеп ителәчәк икән. Саклау комачау итмәс итүен. Матурлыкны бозарга беркемнең дә кулы күтәрелмәс дип ышаныйк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев