Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар иминлеген кайгыртып

Тукай районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Шамил Ганиев һәм профилактика бүлеге начальнигы Резеда Гыйльметдинова авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу үткәрделәр.

Көн тәртибендә-юлларда балаларның иминлеге мәсьәләсе. Автоинспекторлар муниципалитет җитәкчеләренә халык белән очрашулар вакытында, җыеннар үткәргәндә, ата-аналарга балаларны машиналарда йөрткәндә автокреслолар куллану, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искәрттеләр. Кызганычка каршы, автомобиль салонында балаларны утыртып йөртергә җайланманың булмавы гаять зур фаҗигагә китерергә мөмкин. Балаларыгызның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә, автомобильгә автокресло сатып алырга, куркынычсызлык каешын эләктерергә онытмаска кирәк. Исерек килеш автомобиль белән идарә итеп булмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәрберсе белергә һәм истә тотарга тиеш. Тукай районы территориясендә бакчачылык ширкатләре күп. Еш кына балаларга җәяү йөрер өчен квадроцикллар сатып алалар. Ә бит квадроцикл, скутер, мопед – транспорт чаралары. Кайчагында ата-аналар фикеренчә, бу юллардагы «уенчыклар» үлемгә яки гомерлек инвалидлыкка китерергә мөмкин. Балалар ата-аналарыннан үрнәк алалар, аларга охшаш булырга телиләр. Күп очракта баланың юл куркынычсызлыгы дәресләрен алуы әти-әниләргә бәйле, гаиләдә бу хакта еш сөйләргә, аңлатырга кирәктер. Юлларда үз - үзеңне тоту культурасы, барыннан да элек, гаиләдә формалаша. Рөстәм Зәкиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев