Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар дельфинарийда

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Ул сәламәт үк булмаган, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтүне күздә тота. Ә бит андыйлар еш кына тулы канлы, имин тормыш итү мөмкинлегеннән мәхрүм һәм үз хокукларын яклаучыларның ярдәменә мохтаҗ. 

Инвалидлар ункөнлегенең төп максаты – сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләрнең дә җәмгыятебезнең тулы хокуклы гражданнары булуын тагын бер кат искәртү. Аларның хокуклары чикләнергә тиеш түгел. Җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсен дә кешеләрнең инвалидларга булган мөнәсәбәте билгели. Ункөнлек – ярдәм һәм игътибар күрсәтү өчен менә дигән форсат. 
Декаданың икенче көнендә үк Тукай районында яшәүче инвалид балалар Чаллыдагы дельфинарийда булдылар. Дельфиннар белән очрашуга 50 бала килгән иде. Алар арасында «Татарстан» совхозы поселогыннан Данис Мөхәммәтҗанов та бар. Даниска 16 яшь.  
– Мин дельфиннар программасын карарга бик яратам. Диңгез мәчесенең чыгышын да бик ошатам. Видеоязма да төшереп алам, аны кайткач өйдә кабат-кабат карыйм, дусларыма да күрсәтәм, – ди Данис.
Виктория Кичатая дельфинарийга опекуны Наталья Абрамова белән бергә килгән. Алар Бәткедән. Виктория унике яшьтә. Даун синдромлы бала ул. Тернәкләндерү мәктәбенең 6нчы сыйныфында укый. Быелдан өйдән торып укуга күчкән. 
– Дельфиннарның чыгышын карарга Вика өченче ел рәттән килә инде. Җәнлекләрне дә, суны да бик ярата ул. Рәхәтләнеп күзәтә, сөенә, – ди Наталья Абрамова.
Дельфиннар авыру балаларга уңай тәэсир итәргә сәләтле диләр. Алар игътибарны үзләренә җәлеп итә һәм уеннары беткәнче үзләреннән җибәрми тота беләләр. Ә балалар өчен мондый күзгә күренми торган эмоциональ бәйләнешләр бик мөһим. Яңа Троицкидан килгән Владислав Хаков, мәсәлән, дельфиннар белән аралашканнан соң үзен уңайрак хис итә башлый. Церебраль параличлы үсмер 14 яшендә, ул да өйдән торып укый. Кычкырып китап укыганны тыңларга бик ярата. Барлык яшьтәшләренә хас булганча, компьютер уеннарына мөкиббән. 
– Моңарчы да килгәнебез бар, акча түләп билет ала идек. Беренче мәртәбә түләүсез керүебез. Оештыручыларга рәхмәт. Владислав дельфиннар яныннан көч алып, күңеле күтәрелеп кайта, – дип тәэсирләре белән уртаклаша Светлана Хакова.
Иске Дөреш авылыннан Илдар Гыйльфанов өч баласына әти дә, әни дә: 2018 елда хатыны вафат булып, тол калган. Балаларының олысы Алиягә бары ун яшь, кыз Яңа Бүләк мәктәбенең 3нче сыйныфында укый. Күзләре авырту сәбәпле, елга ике мәртәбә стационарда дәвалана. 
– Алия әйбәт укый. Укытучылары аны беренче партага утырталар, үзе белән аерым да дәресләр үткәрәләр. Бүгенге тамашага бик теләп килдек. Балалар дельфиннарны бик ошаталар. Социаль яклау органнары хезмәткәрләренә рәхмәт, балалаларыбызга шундый акыллы җәнлекләр белән очрашу мөмкинлеге бирәләр, – ди Илдар. 
Инвалидлар ункөнлеге әле башланды гына. Район күләмендә кызыклы һәм файдалы чаралар тагын булачак. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев