Балагыз эштән курыкмыймы?
Без барыбыз да балаларыбызга бәхетле балачак телибез. Аларның хезмәт сөючән, эшне белеп башкаручы, тәрбияле булып үсүе турында хыялланабыз. Моны тормышка ашыруда төп корал – хезмәт тәрбиясе. Ә хезмәткә мәхәббәт кечкенәдән барлыкка килә.
Әйтик, җәйге каникул чоры балаларга ял итү генә түгел, эшкә урнашу мөмкинлеге дә. Укучылар күпмедер акча туплый, шуның белән теләгән әйберен сатып ала яки гаилә бюджетын тулыландыра, ата-анасына булыша.
Район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Сиврюкның хәбәр итүенчә, 13 июньгә 22 яшүсмер эш белән тәэмин ителгән. Җәй азагына кадәр әлеге күрсәткеч 90га кадәр җитәчәк. Районда балаларны вакытлыча эшкә урнаштыруда ел саен даими хезмәттәшлек итүче оешмалар бар. Бу – Сәйдәшев исемендәге, «Гигант», «Р-Агро», «Кама-Бекон» хуҗалыклары, «Биклән» җитештерү кооперативы. Әлеге оешмаларга укучылар ярдәмче буларак эшкә алына һәм үз кулларыннан килгәнчә хуҗалыкка файда китерәләр.
Хезмәт хакына килгәндә, тулы көннәрне эшләгәндә эш бирүчедән ким дигәндә 11163 сум (минималь хезмәт хакы) һәм үзәктән өстәмә рәвештә 1500 сум хезмәт хакы түләү каралган. Эш күләменә һәм сәгатьләренә карап, бу акча шактый гына артырга да мөмкин. Татьяна Сиврюк сүзләренчә, быел «Кама-Бекон» һәм «Р-Агро» хуҗалыкларына эшкә урнашырга балалар атлыгып торалар. Бу югары хезмәт хакы түләү мөмкинлекләре белән бәйле.
«Р-Агро» хуҗалыгы элек-электән яшүсмерләрне хезмәткә өйрәтү мәйданчыгы буларак таныш. Һәр елны биредә авыл яшләре генә түгел, район, Чаллы шәһәре студентлары да көзен кәбестә уңышын җыярга булыша.
Бүген хуҗалыкта исә өч яшүсмер эшли. Әмир Сәрвәров, Максим Пискунов, Радик Сәрвәров – барысы да Бәтке авылы мәктәбе укучылары. Килешү буенча, биредә алар җәй буена эшләячәкләр.
– Укучылар нигездә кишер тәпкеләү, чөгендер чүбе утау, бәйләмле печән, яфраказык әзерләү кебек эшләр белән мәшгуль, – ди чөгендер һәм кишер игү буенча бригадир Мөршидә Сабитова.
Бүген исә укучылар кишер басуында эшли. Әлеге яшелчә культурасы биредә 30 гектар мәйданны били. Укучылар иртәнге сәгать 8дән төшке 12гә кадәр рәтләр буенча кишерне чүп үләннәреннән арындыралар. Көненә 5әр сутый җир утыйлар.
Бригадир егетләрнең хезмәтеннән канәгать. «Хуҗалыкка эшләргә әзер булган, үз көчләрен исәпли белгәннәр генә килә. Бу балалар һәрнәрсәне җиренә җиткереп эшли, артларыннан йөрисе юк», – ди ул.
Өлкән апалары, хуҗалыкта күп еллар эшләүче тәҗрибәле яшелчәчеләр дә укучыларның эшләрен хуплый. «Яшүсмерләр белән бер команда булып эшлибез. Алар бик тыныч, эшчән. Бездән бер дә калышмыйлар», – ди биредә 19 ел хезмәт куючы Гөлзидә Миңнулова.
– Икенче ел рәттән хуҗалыкка эшкә урнашам. Эш авыр түгел, хезмәт хакы да күңелгә ятышлы. Эшләгән акчаны әнигә бирәчәкмен, ярдәм булыр, – ди укучы Радик Сәрвәров.
– Быел 30 укучыга гариза биргән идек. Әлегә 11 яшүсмер эшкә урнашты. Узган ел укучыларга 20шәр мең сумга кадәр акча түләдек, быел да хезмәт хакы яхшы булачак, – дип вәгъдә итә хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов.
Тир түгеп тапкан акчаның кадере дә күпкә зуррак була. Тиешле таләпләрне үтәп, зур җаваплылык алып, үсмерләрне эшкә кабул иткән җитәкчеләргә дә рәхмәттән башка сүз юк.
Татьяна Сиврюк сүзләренчә, кызганычка каршы, эшкә урнашырга теләгән балалар саны да һәм эшкә алырга әзер булган предприятие-оешмалар саны да елдан-ел кими. Бу күренеш балигъ булмаганнарны эшкә алуда эш бирүчегә карата таләпләрнең ел саен үсүенә, зур җаваплылык булуына һәм күп кенә ата-аналарның баласын эшләтергә атлыгып тормавына бәйле. Әмма шуны онытмаска кирәк: хезмәткә күнегеп үскән бала тормышта актив була, үзен һәм әйләнә-тирәдәгеләрне кайгыртырга өйрәнә, мөстәкыйль һәм төпле, уйлап эш итүчән булуы белән аерылып тора. Алар үз дигәннәренә ирешер өчен барлык кыенлыкларны җиңәргә омтыла. Үз көчләре белән тапкан әйберләре дә кадерлерәк була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев