Якты юл
  • Рус Тат
  • Бала һәм интернет: дөнья челтәрендә аңа нәрсә яный?

    Мәктәпкә укырга кереп, озын дәресләр тыңларга туры килгәндә балага да, укытучыга да ни чаклы кыен булачагын яшь әти-әни башына китереп тә карамыйдыр.

    «Минем ике яшьлек балам телефонны үзе кабызып, „Ютуб"ка кереп, үзе үк видеолар карап утыра». Мондый сүзләрне, кызганыч, еш ишетәбз соңгы вакытларда. Югыйсә, бу горурланырлык нәрсә түгел дә бит…

    Яшь әти-әниләр хәзер баланы күбрәк телефон, планшет белән генә «тәрбияли» шул. Иң мөһиме бала тынын да чыгармый, тик утырсын, әти-әнигә шул ук интернетта утырырга комачауламасын гына!

    Ике яшьлек баланың интеретта утырының нинди нәтиҗәләргә китергәнен дә аңласа икән ул ата-аналар. Беренчедән, балалар өчен роликлар бик кыска итеп эшләнелгән. Нәтиҗәдә, бала 30-40 секундка гына игътибарын туплый ала торганга әверелә. Мәктәпкә укырга кереп, озын дәресләр тыңларга туры килгәндә балага да, укытучыга да ни чаклы кыен булачагын яшь әти-әни башына китереп тә карамыйдыр…

    Икенчедән, кечкенә уеннар, роликлар караудан тотынган эш бик зурга китәргә мөмкин.

    Бәлки барыгыз да хәтерләмдер, моннан 2-3 ел элек интернетта «Үлем төркемнәре» барлыкка килгән иде. Шуның нәтиҗәсендә, 2017 елда яшүсмерләр арасында суицид 60 процентка арту күзәтелгән булган.

    -Төрле мессенджер һәм социаль челтәрләрдә уеннар тарала. Алар балаларны үзләренә җәлеп итә. Кайбер уеннар балаларда көчлелек һәм батырлык хисен тудыра, икенчеләре син бу уенны дәвам итмәсәң, якыннарыңа начар булыр, ди. Бу уеннарны ясаучылар балаларның ихлас хисләре белән уйный. Балаларны тәрбияләү — ул безнең уртак бурыч. Аларның чынбарлык белән кызыксынуы сүнмәскә, яннарында туганнары булырга тиеш. Балалар чынбарлыкта үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтә алачакларын сизәргә тиеш. Моны аларга шәхси үрнәк белән җиткерергә кирәк. Ата-аналар битарафлык күрсәтсә, балаларга мессенджерларына яшеренеп, шунда гына яшисе кала. Мондый вакытта бала чынбарлык белән элемтәләрне югалта һәм аңа йогынты ясау да җиңеләя, — дигән иде бер очрашуда Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков.

    Эзләп табылган үлем

    Белгечләр сүзләренә караганда, ата-ана үз баласы белән бәйләнешне, элемтәне югалтмаска тиеш. Үз-үзен кирәкле, гаиләдә бәхетле, дип санаган бала юаныч эзләп төркемнәрдә утырмый. Баланы виртуаль тормыштан «алып чыгып» реаль тормыш белән кызыксындыру өчен ата-аналар үзләре көч куярга тиеш.

    -Иң мөһиме шуны аңларга кирәк: бөтен җаваплылык — ата-анада. Балаларга Интернетка керүне бөтенләй тыю дөрес түгел, — ди психолог Александр Мочалов. — Тыелган җимеш татлы була бит. Бары тик баланың Интернетта ни белән шөгыльләнүенә генә игътибарлы булырга. «Море китов», «Тихий дом», «Хочу в игру», «Млечный путь», «f53», «f57», «f58», «d28» дигән төркемнәрдә утырмыймы, дәфтәрендә шундый язулар һәм кит яки күбәләк рәсемнәре юкмы, иртәнге якларда йоклыймы, беләк турында яралар күренмиме — шуларны караштырырга, уяу булырга, — дип киңәш итте белгеч.

    Сезгә «ысвежий» мисал. Әле ноябрь уртасында гына Благовещенск шәһәрендә 19 яшьлек егет курсташларына атып, ничәсен яралады. Һәлак булучы да бар иде. Ул балалар да кемнеңдер газизе. Ә бу егет, телевизордан күрсәтүләренчә, әлеге дә баягы интернетта атыш-үтереш уеннары белән мавыккан. Хәтта мылтык сатып алып, үзенә теркәвенә дә каршы килүче булмаган.

    Педофиллар баса интернетны

    2019 елның башыннан алып республикада социаль челтәрләр аркылы балалар белән интим темаларга язышучыларның ун очрагы теркәлгән. Эчке Эшләр минитсрлыгының Татарстан буенча бүлеге мәгълүматлары буенча, мондый җинаятьләрнең дүртесе Казанда, икесе Нурлатта, калганнары Биек Тау, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнарында ачыкланган.

    Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: мондый төр характердагы җинаятьләр саны елдан-ел арта. Мисал өчен, 2018 елда Алабугада ике, Яр Чаллы, Бөгелмә, Биек Тау, Тукай районнарында берәр шундый җинаять теркәлгән булган. Узган ел кузгатылган Җинаять эшләренең барысы да судка юнәлдерелгән.

    Җинаятьчеләр дә юләр түгел, билгеле. Исем-фамилиясен фаш итәргә ашыйкмыйлар. Хәзер бит интернеттагы шәхси сәхифәләр аркылы кешенең тормышын инәсеннән-җебенә кадәр белеп, өйрәнеп була. Җинаятьчеләр өчен бу менә дигән корбан. Сүз уңаеннан, бу яшүсмерләргә һәм балаларга карата кылынган җинаятьләргә генә кагылмый. Караклар өчен дә социаль челтәрләр мәгълүмат чыганагы булырга мөмкин. Шуңа да тормышыгызны чыгарып «селкемәү» күпкә куркынычсызрак.

    … Мисал өчен, Казандагы Шакиров фамилияле бер адәм 2016 елда «Вконтакте» социаль челтәрендә шәхси сәхифәсен булдырган. Әмма анда ул үз исеме белән түгел, ә Денис Барыгин буларак теркәлгән. Ел дәвамында кызлар белән танышкан, алар белән интим темаларга аралашкан.

    Бер ел эчендә 10 һәм 13 яшьлек кызлар аның корбанына әверелгән. Ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Аның берсе «Унике яше тулмаган балигъ булмаучыга карата кылынган сексуаль характердагы көч куллану гамәлләре кылу», икенчесе исә «Унике яше тулган, әмма ундүрт яшькә җитмәгән затка карата азгынлык гамәлләре кылу» маддәсенә карый.

    Бу юнәлештә әти-әниләр үзләре генә эшләмәвен дә онытмаска кирәк. Хокук саклау органнары да, укытучылар да бу юнәлештә профилактика чаралары оештырыла. Укучылар белән әңгәмәләр уздыра. Роскомнадзор да эшсез утырмый. Быел гына да 4701 интернет сайтларның эшен туктату буенча докуметлар тиешле органнарга юлланылган.

    Әмма баланың үз-үзен тотышы үзгәрү, гаджетларын сездән яшерү борчылырга нигез булуын күрсәтә. Димәк, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Белгечләр фикеренчә, мондый азгыннар тырнагына, гадәттә, 10-13 яшьлек яшүсмер кызлар эләгә икән. Шуңа да бала кулына телефон яисә планшет тоттырыр алдыннан башта аның белән профилактик сөйләшүләр алып бару кирәк. Ә иң мөһиме, бала өчен, билгеле инде әти-әнинең игътибары. Еш кына үзебезнең дә баш телефоннан чыкмый бит. Балаларыбызга карата игътибарлырак булсак иде!

    «Шәһри Казан», Лилия Локманова

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: