Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бал «сатып алган»

Казан эшмәкәре 9 тонна бал сатып алам дип 600 мең сум акчасыннан колак каккан.

Полиция тикшерүеннән ачыкланганча, август башында әлеге эшмәкәр сату өчен күпләп бал алырга теләгән. Логистика белгече Саратов өлкәсеннән шундый сатучыны тапкан һәм йөк машинасы йөртүчесе белән килешү төзегән. 28 август көнне бал «хуҗасы» сатып алучыга шалтыратып, товарның бер өлеше машинага төялде, аванс күчерегез, дип хәбәр иткән. Эшмәкәр 306 мең сум күчергән. Соңрак, бал тулысынча төялде дигәннән соң, калган 300 мең сумны күчергән. 29 августта «сатучы» бал төягән машинаның бер сәгатьтән урында булачагын хәбәр иткән. Ләкин бал бер сәгатьтән дә, соңрак та килеп җитмәгән. Ә сатучы дигәнең яңадан бөтенләй элемтәгә кермәгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев