Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчаларда тәртипме?

Бакча сезоны тәмамланып килә. Быел сезон бик мул, уңышлы вакыйгаларга бай булды. Эш нәтиҗәләре, киләчәккә планнар турында Тукай районы бакчачылар ассоциациясе рәисе Дмитрий Волков белән сөйләштек.

Районда 97 бакчачылык ширкәте бар. Участок хуҗаларының күпчелеге Чаллыда яшәүчеләр, тукайлылар да бар. Республика хөкүмәте тарафыннан бакчачылык ширкәтләрен тәртиптә тоту өчен өлешчә финанс ярдәме бар. Ул беренче чиратта инфраструктура объектларын төзекләндерүгә каралган. 
– Икенче ел рәттән Тукай районы бакчачылары шушы финанслау программасында катнаша. Мисал өчен, 2018 елда «Весна-2» бакчачылык ширкәтендә 3 млн сумга суүткәргеч ремонтланды, «Дружба»га илтүче юлга вак таш түшәлде. Шунысы куанычлы, быел әлеге программада катнашучы ширкәтләр саны 14кә артты. Гомуми эш күләме 37 млн 560 мең сум тәшкил итте. Быел шулай ук дәүләт программасы буенча юллар төзелде, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыклары, су башнялары, скважиналар төзекләндерелде. Файдасын, аның нәтиҗәсен күргәч, бакчачылык ширкәтләре әлеге программаларда тагын катнашырга тели. Киләсе елда бу программалар буенча тагын да зуррак эшләр планлаштырабыз, өметләребез зурдан, – ди Дмитрий Николаевич.
Сүзен дәвам итеп, Дмитрий Волков быел башкарылган эшләргә тәфсилләбрәк туктала. «Төгәлрәк әйткәндә, «Иволга», «Малиновка», «Дубравушка», «Лукоморье» бакчачылык ширкәтләре юллары республика программасы буенча яңартылды. «Чулпан», «Ромашка-1», «Автозавод» ширкәтләренә керү юллары, «Чулман», «Дружба», «Тополя», «Лазурный», «Бумажник» ширкәтләрендә трансформатор җиһазлары алыштырыла. Бу эштә бакчачылар үзләре дә катнаштылар. Бакчачылык ширкәтләренең торышы, алардагы тәртип, нигездә, хуҗаларның мөнәсәбәтенә турыдан-туры бәйле. Өмәләр оештырылу, территорияләрне җыештыру, чисталык-пөхтәлек турында кайгырту, хәтта бакча күршеләренең үзара татулыгы, бердәмлеге дә эшләрнең уңай булуына йогынты ясый. Киресенчә булганда, бакчаларның аерым кыенлыклар белән очрашуына китерә», – ди ул. 
Әйтик, күп кенә урыннарда членлык взносларын җыю белән кыенлыклар бар. Кайберәүләр моңа җитди карый, ә кемдер моңа салкын карап, башкалар хисабына яши...
– Кайсы бакчачылык ширкәтләре икәнен аерым атамыйм, кайсыларында хәтта 50 процентка кадәр кеше үз взносларын бөтенләй түләми. Бакча сезоны тәмамлануга ширкәт рәисләре мондый гражданнар белән эшли башлаячак. Үзләренең башбаштаклыгы аркасында бакчалар төзеклеген кайгыртмаучыларга, калган бакчачыларны санламаучыларга карата җитди чаралар күреләчәк. Аларны җаваплылыкка тарту каралган. Ә суммалар аз түгел, – дип кисәтә Дмитрий Волков.
– Ширкәтләр эшчәнлеге, взнос күләмнәре, аны түләү вакытлары hәм калган мөhим сорауларны бакчачылар гомуми җыелышларда үзләре хәл итә. Бакчачылык җәмгыятьләрендә торып, актив эш алып бару өчен закон буенча, мәсәлән, взносларны түләгәндә ташламалар каралган. Бу тәҗрибә районда да кулланыла. 
– Халык шуны онытмасын иде: членлык взнослары бакча ширкәтләрен төзекләндерү, аны тәртиптә тоту өчен тотыла. Вакытында түләнгән взнос – бакчачылык ширкәтләренең инфраструктурасы үсешенә иң зур этәргеч, – ди Дмитрий Волков. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев