Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчачылар үзмәшгуль булып теркәлә ала

Район хакимиятендә уздырылган атналык киңәшмәдә Тукай районының коммерцияле булмаган бакчачылар берләшмәсе ассоциацияcе рәисе Дмитрий Волков чыгыш ясады. Ул республикабызда коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренең эчке һәм тышкы инфраструктурасын төзекләндерүгә киткән чыгымнарны финанслау буенча махсус программа эшләвен искә алды.

Программаның асылы шунда: бакчачылык ширкәтләре әгъзалары тарафыннан ремонтка тотылган һәр сумга хөкүмәт 2шәр сум акча өсти. Шул рәвешле, 2019 елда инфраструктураның эчке объектларын ремонтлауны финанслау өчен республика бюджетыннан 83,6 млн. сум бүлеп бирелгән. Тукай районы бакчачылык ширкәтләре әгъзаларына 37 млн. 560 мең сум бүленә, шуның 12 млн 352 мең сумы бакчачыларның үзләре җыйган акчалары. Бакчачылык ширкәтләренең эчке инфраструктурасын субсидияләү өчен республика бюджетыннан бүленгән акча 24 млн 704 мең сум тәшкил итә.
Дмитрий Волков безнең район бакчачыларының «Бакчачы көне» республика күргәзмәсендә катнашуларын да әйтте. Тукай районы павильоны 91 квадрат метр мәйданны биләгән. Бу мәйданда «Росинка», «Бриз», «Тополя», «Дружба», «Орбита», «Нектар», «Транспортник», «Лукоморье», «Весна-1», «Искра» бакчачылык җәмгыяте әгъзалары үз продукцияләрен тәкъдим иткән. 
Күргәзмәдә катнашучыларның, килгән кунакларның һәм оештыручыларның игътибарын «Бриз» бакчачылык ширкәте территориясендәге җир кишәрлегендә үстерелгән җиләк-җимештән үзенчәлекле, табигый продукция җитештереп, эчке базарда гына түгел, БДБ илләрендә дә уңышлы сату итүче бакчачы җәлеп итте. Бакчачы җиләк-җимештән пастила, чипсы, кәнфит һәм компотлар, төрле-төрле тәм бирүче чәйләр, алма серкәсе ясап сатуга чыгара. 
Район хакимияте башлыгы Фаил Камаев эшлекле бакчачыларны үзмәшгуль булып теркәлергә өндәде. Үзмәшгуль булып теркәлүнең җитештергән продукциянең күләмен арттырырга һәм конкурентлыкка сәләтле булырга мөмкинлек тудыруын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев